Татарстан Президенты Росавтодор җитәкчесе Роман Старовойт белән очрашты

02.09.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Федераль юл агентлыгы (Росавтодор) җитәкчесе Роман Старовойт белән очрашты. Очрашу Казанда "Корстон" КСКК мәйданчыгындагы "XXI гасыр Россия юллары" 17 нче халыкара күргәзмә-форумы кысаларында узды. 

Очрашуда шулай ук ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, ТР Министрлар Кабинетының Төзелеш, транспорт, торак-коммуналь һәм юл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Илдар Сибгатуллин, ТР Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфигыйн катнаштылар. 

Әңгәмә барышында яклар "Европа - Көнбатыш Кытай" халыкара транспорт коридоры проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында сөйләштеләр. Аның бер өлеше Татарстан территориясе аша узачак. 

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев