Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Казанның югары уку йортлары беренче курс студентлары өчен оештырылган вузара Белем көне тантанасында катнашты. Республика лидеры аларны яңа уку елы белән котлады һәм укуда уңышлар теләде.
Бүген иртәдән бирле “Казан” гаилә үзәге каршындагы мәйданга Татарстан башкаласы югары уку йортларының берничә мең беренче курс студенты Белем көне тантанасына җыелды. ТР Ректорлар советы һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы оештырган бәйрәм башланыр алдыннан студентлар Татарстан һәм Россия флаглары хасил итеп, зур күләмле “төсле” флешмобка тезелде.
“Казан” гаилә үзәге каршындагы мәйданда 2018 елда футбол буенча булачак дөнья чемпионатына волонтер булып язылу мөмкинлеге каралган иде, төрле тематик фотозаналар эшләде, мисалга, сурәткә төшү өчен зур хәрефләр белән "Я студент” дигән язу, гаять зур парта һ.б.лар тәкъдим ителде.
Беренче курсларны котларга ректорлар, шәһәр һәм республиканың югары даирәләре, шул исәптән ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов килде һәм, беренче эш итеп уку елы башлану, Белем көне белән котлады, укуда уңышлар теләде.
“Без республикабыз, башкалабыз белән горурланабыз. Чынлыкта, соңгы елларда социаль юнәлештә, икътисадыбызны үстерүдә бик күп эш башкарылды. Иң мөһиме – безнең югары мәктәпләр яңара. Без университетларыбыз белән горурланабыз. Безнең югары уку йортларыбызда алачак белемнәр, белгечлекләр безнең көндәшлегебезне күтәрәчәгенә ышанабыз. Без үзебез өчен өстенлекле дип билгеләгән “Стратегия-2030” буенча иң мөһиме – кеше капиталы. Без сезнең белемнәргә мохтаҗ, сез – безнең киләчәк”, - диде республика лидеры үзенең чыгышында.
Аннары беренче курс студентлары алдында ТР Ректорлар советы вәкилләре сүз алды.