Татарстан Президенты Казан халыкара мәктәбенең яңа корпусын карады

01.09.2016

Бүген Казанда Бөтенроссия Белем көнендә Халыкара мәгариф үзәгенең өченче корпусы ачылды. Яңа бинаны карарга һәм укучыларны һәм ата-аналарын яңа уку елы башлану белән котларга дип Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов килде. Аны ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчесләре озата йөрде.

Халыкара мәгариф үзәге Татарстан башкаласында ике ел элек эшли башлады. Мәгариф учреждениесе башлангыч мәктәпнең ике кампусыннан тора. Урта мәктәп бүген ачылды. 

Яңа корпус өч катлы бинада урнашкан, ул өч блокка күленгән - академия, иҗади һәм спорт. Мәктәп 450 укучыга исәпләнә. Рус теле һәм әдәбиятыннан башка предметларны укыту инглиз телендә бара.

Рөстәм Миңнеханов корпус бүлмәләрен карады, уку һәм уен, иҗади дәресләр бүлмәләрендә булды. Халыкара мәктәп директоры Нияз Гафиятуллин хәбәр иткәнчә, урта мәктәптә АКШ, Канада, Малайзия, Көньяк Африка һәм Филиппиннан килгән 10 укытучы һәм 5 Татарстан белгече эшлиячәк. 

Тантаналы чарадагы чыгышында Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Казан халыкара мәктәбенең бүгенге көнгә төп бурычы - Россиядә иң яшы мәктәп исемен яулау. "Биредә югары дәрҗәдәге укытучылар командасы җыелган. Ышанам, бу мәгариф учреждениесен тәмамлаучылар конкурентлыкка сәләтле белгечләр булачак, һәм бөтен дөньяда эш таба алачаклар. Без, үз чиратыбызда, алга таба да ярдәм итәчәкбез", - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, яңа уку корпусы ачылу Казан халыкара мәтәбенең инфраструктурасын туплауны тәмамлый. Алга таба чит илдән килгән укытучыларга торак төзү кирәк. 

Ахырда ТР Президенты  «Связьинвестнефтехим» җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. Әлеге оешма - мәгариф проектының төп инвесторы. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.