Татарстан Президенты ТР муниципаль берәмлекләре арасында уздырылган конкурста җиңүчеләргә автомобильләр ачкычлары тапшырды

29.08.2016

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы мәйданда Республика Көне уңаенннан ТР муниципаль берәмлекләре арасында уздырылган еллык смотр-конкурсы лауреатларын бүләкләү тантанасы узды. Татарстанның 93 муниципаль берәмлеге һәм Казан, Чаллының 7 муниципаль учреждениесенә “Шевроле Нива” автомобильләре ачкычлары тапшырылды.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Татарстан муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров катнашты.

Рөстәм Миңнеханов Республика көне алдыннан, Татарстан Дәүләт Советы каршындагы мәйданда бәйгегә йомгак ясап, аның җиңүчеләренә автомобильләр тапшыру күркәм традициягә әверелүен искәртте. “Без бүген киеренке хәлдә. Сайлау алдыннан күп урыннарга барабыз, төрле очрашулар уздырабыз. Республиканың ничек үзгәрүен күрәбез. Халык белән эшчәнлектә, гражданнар өчен шартлар тудыруда безнең муниципаль берәмлек җитәкчеләренең роле зур. Без сезгә таянабыз. Соңгы елларда гамәлгә ашырылган программалар дәвам иттереләчәгенә ышандыра алам. Мунципаль җирлекләргә ярдәм чаралары күрсәтеләчәк”, - дип, Президент 2017 нче елга бюджет формалашуын әйтте.
Рөстәм Миңнеханов тантанага җыелган муниципаль берәмлек башлыкларын Казан шәһәре һәм Татарстан Республикасы көне белән тәбрикләде һәм эшләрендә уңышлар теләде. Ул район һәм шәһәр башлыкларына, мәркәзебез мэры Метшинга мөрәҗәгать итеп, Республика көнен бар җирдә дә югары дәрәҗәдә, күңелле, матур итеп бәйрәм итүне сорады.

 Минсәгыйть Шакиров Президент сүзләрен җөпләп, җиңел автомобильләр белән бүләкләүнең традициягә әверелгәнен билгеләп узды. “Мин авыл җирлегендә транспорт мөһимлеген әйтеп тә тормыйм инде. Бәйге нәкъ шул максатны күздә тотып үткәрелә дә”, - диде ул. Аның сүзләренә караганда, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм республика Хөкүмәте ярдәме белән, муниципаль берәмлекләргә 1300 дән артык машина бирелгән. Бүгенге чарадан соң, бер тапкыр да автомобиль тапшырылмаган 44 муниципаль берәмлек кенә калачак, ди ул.

“Бүген халык белән сөйләшерлек сүз, планнар билгеләрлек мәсьәләләр бар. Бу автомобильләр генә түгел. 2013 нче елдан үзара салым буенча бу программага республика бюджетыннан 800 млн сум акча бүлеп бирелде. 200 млн сумнан артык акчаны муниципаллар җыйды. Шул рәвешле, бу программаның бәясе 1 млрд сумнан артык. Ә бу инде гражданнарның тормыш сыйфатын яхшыртуга йөз тота. Моннан тыш, Татарстан бюджетыннан ел саен һәр муниципаль берәмлеккә конкурс нигезендә 104 әр млн сум акча бирелә”, - дип Минсәгыйть Шакиров Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка җирле үзидарә системасына күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәтен җиткерде. Ул киләчәктә бюджет формалаштыру, хезмәт хакын арттыру кебек мәсьәләләрнең хәл ителәчәгенә дә ышанычын белдерде.
Сүзен йомгаклап, Минсәгыйть Шакиров соңгы ун елда Татарстанда муниципаль берәмлекләрендә бик күп эшләр башкарылганын ассызыклап: “Республика җитәкчелеге тарафыннан күрсәтелгән кайгыртучанлык өчен хезмәт, казанышлар белән җавап бирербез дип ышанам”, - диде.

Лениногорск муниципаль районы Сарабиккол авыл җирлеге башлыгы Гүзәлия Гаделшина җавап йөзеннән рәхмәт сүзе белән чыгыш ясады. “Соңгы елларда авыл җирлекләре арасында үткәрелә торган конкурста катнашу мөмкинлеге туды. Бу автомобильләр безгә иң мөһим мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итәчәк. Без әкияти республикада яшәгән күк: күз ачып йомганчы, озын күперләр салына, яңа юллар түшәлә, авылларыбызда сулар чистара, ФАПлар, ветеринария пунктлары сафка баса. Халкыбызның сезгә көннән-көн ышанычы арта”, - дип Гүзәлия ханым республика җитәкчелегенә рәхмәтен ирештерде.
Рөстәм Миңнеханов тантана тәмамлангач, яңа автомобильләрнең берсенә утырып, үзе дә йөреп килергә уйлады.

Конкурс 2011 нче елдан бирле җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру һәм халыкның көнкүреш сыйфатын яхшырту максатыннан оештырыла. Быел бәйгегә 202 гариза тапшырылган булган (узган елда 201 гариза). Бәяләүдә төп критерийлардан муниципаль берәмлек составына керүче торак пунктлар саны, район үзәгеннән күпмегә ерак урнашуы, бер кешегә торак кертү күрсәткече, урыннарда кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм буенча програмаларны гамәлгә ашыру һәм башкалар исәпкә алынган.


"Татар-информ" МА.