2020 елда Татарстан ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итәчәк. Юбилей чараларына әзерлеккә керештеләр.
Бүген Татарстан Хөкүмәте йортында ТАССР барлыкка килүнең гасырлык юбилеена әзерлек һәм үткәрү буенча оештыру комитетының утырышы узды.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә видеоконференция режимында узган утырышта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Министрлар Кабинеты әгъзалары, идарә, иҗтимагый оешмалар һәм эре предприятиеләр җитәкчеләре катнашты.
Оештыру комитетын булдыру турындагы указ 2016 елда Татарстан Президенты имзалаган беренче документ. Хәзер оештыру комитеты эшли. Аны респубика лидеры җитәкли. Аның урынбасары - Фәрит Мөхәммәтшин бүген әзерлекнең төп этаплары белән таныштырды. Алар 64 һәм өч төркемгә бүленгән. Беренчедә - бәйрәм тантаналары. Аларны зурлап үткәрү планлаштырыла.
"Татарстанның һәр предприятиесенең, оешмасының, структурасының искә төшерерлек һәм горурланырлык нәрсәләре бар", - дип ышана республика Президенты.
Фестивальләр һәм тантаналар, төбәкнең үсешенә зур өлеш керткән кешеләрне һәм предприятиеләрне бүләкләү планлаштырыла. ТАССР яшьтәшләренә аеруча игътибар биреләчәк. "Моннан тыш, Казанда Федерация Советының күчмә утырышын үткәрергә тәкъдим итәчәкбез", - диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Икенче төркем - мәгълүмати яктырту. Гасырлык юбилейга җирле ММЧн гына түгел, ә федераль дәрәҗәдәге журналистларны да җәлеп итү өчен лаеклы мөмкинлек дип ышана республика парламенты башлыгы. Республика телерадиоканаллары эфирына йөз еллык юбилей турында документаль фильмнар һәм радиотапшырулар бирү планлаштырыла. Алар казанышлар һәм катлаулы вакытлар турында булачак.
Өченче төркемгә басма продукция әзерләү керә. Бу процесста Татарстанның Дәүләт Советы һәм республика дәүләт архивы дап катнашачак. Материаллар күп, документаль видеохроника, фотоматериаллар һәм аудиофайллар бар.
"Тарихны саклау мөһим. Бу - киләчәккә юл билгеләү өчен яхшы ысул", - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Совет чоры коллективлаштыру һәм сәяси репрессияләр белән генә түгел, ә Татарстан икътисадын җайга салу белән дә истә калды. Бу елларда республикада яңа шәһәрләр һәм предприятиеләр төзелде, наданлыкка чик кую өчен зур эш башкарылды. "Совет чоры милли дәүләтчелек яңарышы өчен мөһим чор булды. Өлкән буынның тырыш хезмәте һәм хәрби батырлыгы нәтиҗәсендә бүген кадерле республикабыз бар", - диде республика Президенты.