Бүген ТР Хөкүмәте йортында РФ транспорт министры Максим Соколов рәислегендә “Имин һәм сыйфатлы юллар” проектын Татарстанда гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Анда Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Соңгы елларда Татарстанда юл хәрәкәте иминлеген күтәрү буенча күп эш башкарылган, дип белдерде Илдар Халиков. 5 ел эчендә 24 күпер төзелгән, 1,5 мең км автомобиль юллары салынган, 51 күпер һәм 2 мең км дан артык юл төзекләндерелгән. Премьер-министр ассызыклаганча, “акыллы” юл гамәлгә кертелгән, “112” номеры буенча экстрен оператив хезммәтне чакыру системасы үстерелгән.
ТР Премьер-министры сүзләренчә, “Имин һәм сыйфатлы юллар” проектын Татарстанда гамәлгә ашыру кысаларында Казан юлларын үстерү һәм норматив транспорт-файдаланылучы хәлгә китерү буенча комплекслы программа эшләү планлаштырыла. Татарстан башкаласыннан тыш 7 муниципаль район каралган: Биектау, Лаеш, Питрәч, Арча, Югары Ослан, Яшел Үзән һәм Теләче.
Киңәшмәдә катнашучыларны Республика көне белән котлап, Максим Соколов, “Имин һәм сыйфатлы юллар” проектын Россиянең халкы 1 млн. нан арткан төбәкләрендә гамәлгә ашыру планлаштырыла, дип белдерде. Татарстан шул төбәкләр исәбенә кергән.