Рөстәм Миңнеханов Казанда Евразия шейперлары белән очрашуда: Үсеш өчен перспектив юнәлешләр турында яшьләр фикерен ишетәсем килә

29.08.2016

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан IT-паркына килде. Биредә, Евразия шейперлары очрашуы дәвамы булып, Meet the Leader («Лидер белән очрашу») форматындагы сессия үткәрелә.

Чарада Татарстан Президенты, шулай ук Бөтендөнья икътисади форумының Евразия регионы буенча директоры Анастасия Калинкина һәм Бөтендөнья икътисадый форумының Глобаль шейперлар бергәлеге директоры Адейеми Бабингтон-Ашайе чыгыш ясый.

Республика лидеры, шулай ук Татарстан министрлыклары һәм ведомстволары башлыклары катнашындагы очрашу барышында «Зур белешмәләрдә инновацияләр», «Киләчәктәге профессияләр» һәм «Тоташ мобиль икътисад» темаларына презентацияләр һәм фикер алышулар була.

"Безгә сезнең бирегә икенче кат килүгез шатлыклы. Безнең Давосс икътисадый форумы белән элемтәләребез нык. Мин профессор Швабка, бөтен сәяси кынлыкларга карамастан, илебезгә һәм республикабызга күрсәткән игътибары өчен рәхмәтле. Миңа Давос икътисадый форумының яшьләргә нигезләнүе бик ошый", - дип билгеләде Татарстан Президенты. Ул хәбәр иткәнчә, быел бөтендөнья икътисадый форумында белгечләр дүртенче технологик революция турында бик актив фикер алыштылар. Бу тема Рөстәм Миңнехановның шейперлар белән очрашуында да үзәк урынны алды. "Миңа сезнең фикерегезне ишетү бик кызык", - дип ассызыклады Татарстан Президенты. 

Дөньядагы икътисадый һәм технологик эволюция процессында яшьләр читтән карап-күзәтеп торучылар гына түгел, дип игътибарны юнәлтте Бөтендөнья икътисади форумының Евразия регионы буенча директоры Анастасия Калинкина. “Форумда катнашучылар Президент белән бергә республика, ил, төбәк үсешенең нинди перспективалары булуы турында фикерләшәләр. Бүген тотрыклы үсеш турында сөйләшәбез. Шуның өчен мәйданчык та очраклы сайланмаган, чөнки республика үзе тотрыклы үсеш һәм яшьләре, чынлап та, чәчәк ату үрнәге”, - дип билгеләп үтте ул.

Анастасия Калинкина Татарстанда IT-тармак үсеше турында: “Халкының 94 проценттан артыгына 3G керә ала һәм электрон сектор үсеше югары, бу исә электрон дәүләт хезмәтләре, мәгариф, электрон сәламәтлек саклау үсешенә йогынты ясый. Икътисадый сәясәт күзлегеннән карасак – нефть чималы бәйлелегеннән качу бу. Тулаем төбәк продуктында эшкәртелмәгән нефть әйләнеше 60 проценттан 30 процентка кадәр кыскарган. Бу аспектлар барысы да сезне фикерләшү өчен бер дигән мәйданчык итә”, - дип аерып әйтте ул.


"Татар-Информ" МА