Ел башыннан ТР Хөкүмәтенә гражданнардан 12 мең 872 мөрәҗәгать килде. Бу былтыргы белән чагыштырганда ике меңгә артык. Аларда 17,5 мең мәсьәлә куелган иде. Бу хакта Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин Хөкүмәт йортында видеоконференция режимында үткән киңәшмәдә сөйләде.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә үткән киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министры Илдар Халиков, министрлыклар, ведомстволар, оешмалар, эре предприятиеләр җитәкчеләре һәм республика районнары башлыклары катнашты.
Халыктан килгән мөрәҗәгатьләрнең күп өлеше йортын гомуми милкенә караган иде - 8862. "Бу 60 % диярлек", - диде Илдар Халиков. Бу мәсьәләләрнең күбесен идарә компанияләренә һәм ТКХ хәл итәргә тиеш. Хәтта ТКХ хезмәте бәясенә караган сораулар да азрак. Саны буенча өченче урында коммуналь хезмәт күрсәтү сыйфатына караган мәсьәләләр.
"Бу сораулар бик дөрес. Кешеләрнең яхшы шартларда яшисе килә. Ишек аллары да төзек булсын. Безнең махсус программалар бар. Яшәүчеләр һәм идарә компанияләре акчаларын җәлеп итеп тә. Безгә күбрәк эшләргә кирәк, ә халыкка - территорияләрен тәртиптә тотарга", - диде Татарстан Президенты.
Тулаем алганда республикада төзелеш һәм капиталь ремонт эшләре уңышлы бара. Республиканың барлык муниципаль районнарында күпфатирлы йортларда капиталь ремонт буенча 829 объектта эш оештырылган, дип җиткерде ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы. Бераз кытыршылыклар бар, әмма алар, беренче чиратта, эш тапшыргандагы документлар белән бәйле.
“Әлеге мәсьәлә күтәрелгәннән соң ике атна вакыт үтте. Кайбер районнарда хәрәкәт башланды, кайсылары әле тотынмады да. Болар Актаныш, Арча, Балтач, Кама Тамагы, Менделеевск, Балык Бистәсе, Теләче, Чирмешән. Август төгәлләнүен аңларга кирәк. ТРның Баш инвестицион-төзелеш идарәсе хилафлыкларга күз йомар дип өметләнмәгез, вәгъдә бирәм – моңа юл куймаячакмын”, - дип билгеләп үтте Халиков. Документлар белән эшләүгә салкын карашта булганнар эшләре төгәлләнмәгән объектлар белән калып, эшләре өчен исәп-хисап ясауга да өметләнмәсен, дип кисәтте ТР Хөкүмәт башлыгы.
ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры ресурс үзәкләре, мәдәният биналары, бистә советлары һәм социаль объектлар, нигездә, инде ремонтланып беткән, дип белдерде. Сулыкларны, парк, скверларны төзекләндерү буенча быел кабул ителгән программа нигезендә барылучы эшләр дә төгәлләнү алдында. Казан шәһәрендәге Кабан буе гына әлегә искәрмә булып тора. Мөгаен, әлеге объект киләсе елга күчерелер.
Докладчы киңәшмәдә катнашучылар игътибарын төзелеш һәм капиталь ремонт алып барылучы объектларда куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен саклау мөһимлегенә юнәлтте. Ел башыннан Татарстанның төзелеш объектларында 19 бәхетсезлек очрагы теркәлгән. Шуларның алтысы үлем фаҗигасе белән тәмамланган, 13 кеше авыр җәрәхәтләр алган. Чагыштырып карасак: 2015 елда 33, 2014 елда 38 бәхетсезлек очрагы теркәлгән була. “Әлеге очракларны киметү динамикасын, һичшиксез, сакларга кирәк”, диде Фәйзуллин.