Татарстанда 2016 ел башланганнан бирле Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 722 тикшерү уздырылган

26.08.2016

2016 ел башланганнан бирле Татарстанда Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 722  тикшерү уздырылган. ТР ДТИ – 616 тикшерү, ТР ДХИ - 106. «Татарстан Республикасы төзүчеләре бергәлеге» үзлегеннән җайга салынучы оешмасы тарафыннан оешманың 513 әгъзасына тикшерү уздырылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.  

ДТИ күрсәткечләренә карганда 2016 елда 43 муниципаль берәмлектә күп фатирлы йортларга капремонт объектларында 2 мең 963 инспекцион тикшерү уздырылган, тикшерү нәтиҗәләре буенча техник иминлекне бозу буенча 8 муниципаль берәмлектә 34 факт ачылган.

Региональ оператор счетына республика бюджетыннан 755 млн. 222 мең сум акча күчерелгән, бу – программада каралганның 55%ы. Татарстан Республикасы Дәүләт торак фонды счетына җирле бюджетлардан 899 млн. 137 мең сум акча күчерелгән, бу программада каралганның – 83,83%ы. Капремонтка гражданнар акчалары – 2 млрд. 208 млн. 560 мең сум, программада каралганның 96,9%ы.

Ирек Фәйзуллин билгеләп үткәнчә, мәгариф учреждениеләренә капремонт эшләре дәвам итә, гомуми белем мәктәбенең 77 объектында эшләр тәмамланган. 14  коррекцион мәктәптә капремонт эшләре төгәлләнгән. Искәртәбез, 2016 елда бу исемлеккә 95 гомуми белем учреждениесе кергән иде, шуларның 80е муниципаль мәктәп һәм 15е коррекцион мәктәп. Гомуми сумма – 1,9 млрд. сум.

Булдырыла торган ресурс үзәкләренә (колледжларга) капиталь ремонт программасына 8 һөнәри белем оешмасы кертелгән, финанслау күләме – 671,16 млн. сум. 25 августка эшләр барлык объектларда да дәвам итә. Үзләштерү факты – 99%.

Быел 43 мәдәният йортына капремонт каралган. Финанслау күләме – 329,15 млн. сум. 25 августка эшләр барлык объектларда да дәвам итә. 42 объектта эшләр тәмамланган. 

Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрнең җирлекләре советларының 78 бинасына капиталь ремонт каралган. бинаны ремонтлау планлаштырыла, финанслау күләме – 98,5 млн. сум. 66 объектта эшләр тәмамланган. 

Су саклау зоналарын төзекләндерү программасы кысаларында, Казаннан гайре, барлык муниципаль берәмлекләрдә дә эшләр бара. Искәртәбез, 20 муниципаль берәмлекнең  21 объектында төзекләндерү планлаштырылган. 9 объектта эшләр тәмамланган, болар: Азнакай, Актаныш, Әлмәт, Арча, Кукмара, Лениногорск, Мөслим, Түбән Кама, Теләче районнары. Үзләштерү күләме – 73,88 %, динамика – 7,17 %. 

«Парклар һәм скверлар» программасы буенча 2016 елда 35 муниципаль берәмлектә 42 объект кертелгән, суммасы – 849 млн. 506 мең сум. Шулардан  34 объект 2015 елдан килгәннәр (капремонт - 17, төзелеш - 17), шулай ук 8 яңа объект (капремонт – 3 объект, төзелеш – 5 объект). 35 муниципаль берәмлекнең барлык объектларында да эшләр бара. 16 объектта эшләр тәмамланган, болар: Әгерҗе, Азнакай, Апас, Арча (икенең берсе), Буа, Югары Ослан, Чүпрәлем, Кайбыч, Кукмара, Лаеш, Менделеевск, Мөслим, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Тукай (икенең берсе), Чистай районнары. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.