Рөстәм Миңнеханов: Түбән Кама һәрвакыт республика икътисадый үсешенең этәргеч ноктасы булды

20.08.2016

Ышанам ки, Түбән Кама алга таба да Татарстан уңышына зур өлеш кертәчәк. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама шәһәренә 50 ел тулуга багышланган тантаналы чарада белдерде.

Аннан алда Рөстәм Миңнеханов Спорт урамы, 13 йортында төзекләндерү эшләре нәтиҗәсен бәяләде. 257 фатирлык торак йорт 1975 елда төзелгән. Шуннан бирле капиталь ремонт үткәрелмәгән. Быел февраль аенда биредә тышкы җылылык изоляциясе ясалган, фасад ремонтланган, пандуслар куелган һәм башкалар.

Шулай ук йорт тирәсендәге территория төзекләндерелгән. Аерым алганда, асфальт ремонтланган, балалар уен мәйданчыгы ясалган.

Йорт янында сквер бар, ул Чернобыль фаҗигасендә һәлак булганнарга багышланган. Биредә дә ремонт эшләре үткәрелгән: җәяүлеләр өчен яңа юллар салынган һәм җайлы эскәмияләр куелган.

Рөстәм Миңнеханов төзүчеләр эшен уңай бәяләде.

Шуннан Татарстан Президенты Тынычлык Проспектына юнәлде. Анда Түбән Кама 50 еллыгына багышланган тантаналы парад үтте.

"Хөрмәтле Түбән Кама халкы һәм бәйрәм кунаклары, сезне шәһәрегезнең ярты гасырлык юбилее белән чын йөрәктән котлыйм, - диде ыгышында Рөстәм Миңнеханов. - Шәһәр тарихы 1958 елда башланган. Ул заманда республикабызда Түбән Кама сәнәгать районын оештыру турында карар кабул ителгән, район үзәге Европадагы иң эре нефть химиясе комплексы булырга тиеш булган".

Ул билгеләгәнә, ул еллар Татарстанда нефть сәнәгатенең тиз үсеш вакыты. Комбинат белән бергә Түбән Кама да төзелгән һәм үскән. 1966 елда аңа шәһәр статусы бирелә. "Проектлаучылар, төзүчеләр һәм гомумән халык шәһәр-бакча ясадылар - матур һәм уңайлы. Урамнарга матур исемнәр бирелде - Яшьлек урамы, Төзүчеләр, Кораблар урамнары, Тыныч аллея. Бүген без алдан баручыларны данлыклыйбыз, алар җилкәгә җилкә барып, шәһәр һәм комбинатн төзелешенең бөтен авырлыкларын бергә кичергәннәр". - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов ветераннарга һәм аларның һәрберсенә исемләп дәште.

ТР Президенты шулай ук шәһәр һәм районда төрле елларда җитәкче булганнарга рәхмәт белдерде.


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Булат Низамиев