Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Татарстан Республикасы көннәре кысаларында сәнгать осталары концертында булды

19.08.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов төштән соң Мәскәүдә Татарстан Республикасы көннәре кысаларында сәнгать осталары концертында булды.  

Искәртәбез, Мәскәүдә Татарстан Республикасы көннәре 2016 елның 17 августыннан алып 19 августына кадәр барды. Чаралар кысаларында мәскәүлеләр һәм башкала кунаклары ил төбәкләренең берсе – Татарстан Республикасы мәдәнияте һәм сәнгате белән якыннанрак таныша алдылар.  

Йомгаклау чарасы Татарстан Республикасы сәнгать осталары концерты булды, ул  Космодамианская яр буендагы Музыка йортында узды. 

Холлда татар шагыйре Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган күчмә күргәзмә, шулай ук халык сәнәгате һөнәрләре осталары күргәзмәсе оештырылган иде. 

Концерт барышында Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдәге татар җәмәгатьчелегенең актив вәкилләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырды. Аерым алганда, Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәт хатын – Мәскәү мэрына. 

«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены белән Татарстаннан чыккан Марат Хөснуллин бүләкләнде, ул хәзер Мәскәү мэрының шәһәр төзелеше сәясәте һәм төзелеш мәсьәләләре буенча урынбасары булып эшли.   

Концертта Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, «Казан нуры» оркестры, «Казан» бию ансамбле, башкалар катнашты. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.