Рөстәм Миңнеханов: Татарстан педагогикасы юлы - ышану, профессиональ осталык һәм нәтиҗә өчен уртак җаваплылык юлы ул

19.08.2016

Укытучы эше сыйфаты дәрәҗәсен ярышу аша гына арттырып булмый - мәгариф учреждениеләре эшчәнлеген анализлауга формаль караудан котылырга кирәк, мәгариф учреждениесе урынын, укучылар һәм укытучылар контингентын исәпкә алу мөһим. 

Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсендә белдерде. 

Пленар утырыш бүген Лаеш муниципаль районының Лаеш шәһәрендә үтте, төп темасы - "Татарстан Республикасының нәтиҗәле мәгариф системасы: үсеш нокталары һәм юллары". 

Утырышта шулай ук Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министры урынбасары Екатерина Толстикова, ТР Дәүләт Советы Рәисе ФӘрид Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, РФ Дәүләт Думасы депутатлары, ТР Дәүләт Советы вәкилләре, предприятиеләр җитәкчеләре, муниципаль районнар башлыклары, муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары җитәкчеләре, югары уку йортлары ректорлары, мәгариф учреждениеләре директорлары катнашты. 

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, аеруча һөнәри белем бирү мәсьәләләре игътибар җәлеп итә. 2014 елдан әлеге өлкәне үстерүгә 2,5 млрд. сум бирелде. "Без алга таба да бу үсешне дәвам итәчәкбез, - диде ул. - Республикада 14 ресурс үзәге оештырылды, берсендә без бүген булдык. Әлбәттә, акча күп кертелә, һәм безнең алда республика икътисадын хезмәт ресурслары белән тәэмин итү һәм хезмәт базарын тигезләү өлкәсендәге процессларны синхронлаштыру бурычы тора". 

"Дөнья бик тиз үзгәрә, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Производство технологияләре көннән көн яңара. Безнең бурыч - өлгереп бару гына түгел, ә алдан баруга эшләү. Безнең укучылар белемнәрен һәм күнекмәләрен халыкара стандартлар белән чагыштыру кебек уникаль мөмкинлекне безгә  World Skills һөнәри осталык буенча чемпионатка әзерләнү бирә. Халыкара хәрәкәт кысаларында без - илебез регионнары арасында лидер. Ләкин безнең иң яхшы һөнәриләребез дә халыкара дәрәҗәгә җитеп бетмиләр. 2019 ел ерак түгел, шулай да безгә Россия вәкилләре чемпионатта тиешле урынны яуламасалар да, оят түгел. Шуңа күрә мәгариф программларына халыкара стандартларны кертү эшен дәвам итәргә кирәк". 

Җитештерүчеләр ягыннан бу мәсьәләдә кызыксыну булмаса, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы эше белән генә яхшы нәтиҗәләргә ирешеп булмый. Шулай ук укучылар һәм укытучылар арасында инглиз телен белү дәрәҗәсе дә проблема булып кала. 

Бүген республиканың Кама һәм Әлмәт зоналарында югары белем ролен арттыру зарур. "Моның өчен әйдәп баручы вузлар базасында кадрлар әзерләү һәм тикшеренү эшләре уздыру өчен заманча белем бирү һәм инжиниринг үзәкләрен булдыру кирәк", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Бу Яр Чаллыда Машина төзү, Түбән Камада нефть химиясе, Әлмәттә нефть һәм газ чыгару үзәкләре.

Президент урта белемнең төп бурычлары сыйфат һәм үтемлелек булуын билгеләп үтте. "Бу юнәлештә белем бирү оешмалары челтәрен үстерү, Татарстан мәгарифе стандартларын анык аңлау, төп мәктәпләрнең нык системасы булу, коррекцион мәгарифнең адекватлыгы, коллективның бердәмлеге, укучыларда лидерлык сыйфатларын тәрбияләү зарур. Иң мөһиме - белем бирү сәясәте белән идарә итүчеләрнең, педагогик составның мөстәкыйль яктан камилләшүгә омтылуы", - диде ул.

Татарстан Президенты хәзерге заман трендлары арасында мәктәпкәчә белемгә аеруча игътибар бирелүне әйтеп үтте. "Мәктәпкәчә белем бирү мөмкинлекләрен арттырырга кирәк һәм балаларның сәламәтлегенә, яшәү урынына һәм ата-аналары статусына карамыйча, бөтен балаларга да тигез дәрәҗәдәге башлангыч мөмкинлекләрне тәэмин итү зарур", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Татарстан Президенты шулай ук хәзерге мәграифне мәгълүмат технологияләреннән башка күз алдына китереп булмавын ассызыклады, һәм безнең төбәктә илдәге иң яхшы мәгариф ИТ-инфраструктурасы. "ИТ-компетенцияләрдә безнең казанышларны саклау һәм арттыру кирәк, һәм мәгарифтә генә түгел, ә ИТ-компанияләр өчен алар ихтыяҗына "заказга" белгечләр әзерләүне җайларга кирәк", - диде ул.

Педагогика җәмәгатьчелеге һәр дәүләтнең алга таба этәргеч бирү көче булып кала, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов, һәм Татарстан педагогикасы юлы - ышану, профессиональ осталык һәм нәтиҗә өчен уртак җаваплылык юлы ул. 

Татарстан Президенты шулай ук мәграиф тармагының алдынгы хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.