Минтимер Шәймиев Болгарда кунакханә комплексы төзү һәм Идел яры буенда уңайлыклар булдыру буенча киңәшмә уздырды

18.08.2016

Бүген Казан Кремлендә Болгар музей-тыюлыгында кунакханә комплексы төзү һәм Идел яры буенда уңайлыклар булдыру буенча киңәшмә узды.

Киңәшмәне ТР Дәүләт Киңәшчесе, ТР тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне яңадан торгызу буенча "Яңарыш" Республика фонды Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев үткәрде.

Минтимер Шәймиев билгеләгәнчә, Болгарда Идел яр буйларында уңайлыклар булдыру буенча ЮНЕСКО белән килешенгән проектны гамәлгә ашыру буенча эшләр дәвам итә һәм икенче этабына якынлашты.

Беренче этапта Болгар цивилизациясе музееннан алып Кызыл пулатка кадәр арада яр буенда эшләр 21 майга тәмамланган. Ул көнне анда Болгар цивилизациясе музееның төрки-татар язуы тарихына багышланган экспозициясе белән сквер ачылды, анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та булды.

“Яңарыш” фонды башкарма директоры, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова яр буеның Кызыл пулаттан Габдрахман коесына кадәрге арада уңайлыклар булдыру зонасы 534 метр тәшкил итә, дип сөйләде.

Участок шартлы рәвештә 3 зонага бүленгән: уен зонасы Идел буе Болгар дәүләте территориясендә популяр булган урта гасырлар уеннары өчен проектланган. Икенче зона -  велосипедта үтеп булу мөмкинлеге булган җәяүлеләр күпереннән тора, ул шулай ук мәгълүмати эчтәлекле була. Өченчесе - ландшафтлы зона, биредә балалар өчен кызыклы итеп тарихны өйрәнү форматындагы сквер булдыру планлаштырыла.

“Барлык зоналар да аудиомәгълүмати экскурсион маршрут белән берләштерелә, шулай ук аерым экскурсияләр уздыру мөмкинлеге дә була. Бүгенге көндә күренгәнчә, яр буе Болгарга килүчеләрне бик  кызыксындыра”, - дип йомгаклады Татьяна Ларионова.

Киңәшмәдә ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин,Спас районы башлыгы Камил Ногаев, “Татмелиорация” ААҖ генераль директоры Әнвәр Залаков, “Атриум” ҖЧҖ директоры Гөлнара Мостафина  катнашты.

Минтимер Шәймиев яр буйларында уңайлыклар булдырганда иң мөһиме – гамәлгә яраклылык, чыдамлылык, уңайлылык, шулай ук эчтәлек ягын ничек итеп бирү дә әһәмиятле: бик кычкырып тормаган итеп, аңлаешлы һәм тәэсирле рәсемнәр белән булырга тиеш. “Тулысынча концепция белән килешәбез, әмма Болгар тарихыннан кызыклы, үзенчәлекле детальләр табу юнәлешендә уйлауны һәм эшләүне дәвам итәбез”, - диде ул.

Алга таба “Грань” ҖЧҖ генераль директоры Леонид Анисимов Болгарда мунча комплексы белән “Кол Гали” кунакханә комплексын төзү эшләренең барышы турында сөйләде. Ул төзүчеләрнең инде эчке эшләргә керешүе һәм аның интерьерларын эшләү үзенчәлекләре турында кайбер сорауларны карау вакыты җиткәнлеге хакында хәбәр итте.

Фикер алышуда “Архитектор Хәкимова остаханәсе” ҖЧҖ генераль директоры Анна Хәкимова, “Корстон-Казан” ҖЧҖ генераль менеджеры урынбасары Свейдан Фади, “ГИСУ РТ” ГКУ директоры урынбасары Альберт Плужников, ТИГП ДУП баш архитекторы Виталий Шульц катнашты.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте