Рөстәм Миңнеханов Казанда «ЦемМаркет» күп функцияле сәүдә-логистика комплексын ачуда катнашты

18.08.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда (Халитов ур.) «ЦемМаркет» күп функцияле сәүдә-логистика комплексын ачу тантанасында катнашты.

Искәртәбез, «Евроцемент груп» Россиядә, Украинада, Үзбәкстанда һәм башка илләрдә 19 цемент заводын берләштергән иң эре бөтендөнья компанияләре бишлегенә керә.

«ЦемМаркет» комплексы Казанда 2010 елда төзелә башлаган. Инвестицияләрнең гомуми күләме – якынча 500 млн. сум.

Тантана башланганчы Рөстәм Миңнеханов һәм аны озата йөрүче затлар өелеп торучы цементны төяп җибәрү урыннарын, продукцияне тараларга тутыру складын һәм башкаларны карап чыктылар.   

Комплексның үз тимер юл тармаклары бар.

Тантанада чыгыш ясап, Рөстәм Миңнеханов «Евроцемент груп» холдингы җитәкчелегенә яңа җитештерүне ачкан өчен рәхмәт белдерде. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген Татарстан Республикасының  цемент сатып алу һәм файдалану өлешендә потенциалы зур.

Иң мөһиме, «Евроцемент груп» холдингы үз продукциясенең югары сыйфатын гарантияли, диде Рөстәм Миңнеханов.

Бүгеннән төзелеш өлкәсендәге күп компанияләр үзләренә кирәк кадәр продукциягә заказ бирә ала башлыйлар, диде Рөстәм Миңнеханов.

Цемент һәм башка төзелеш материаллары социаль өлкә объектларын төзегәндә, торак йортлар төзелешендә, башка объектларны корганда файдаланыла, диде Татарстан Республикасы Президенты, юллар салуда да цемент куллануны арттырсак, аны куллану күләмнәре тагын да артачак.   

Рөстәм Миңнеханов шулай ук хәбәр иткәнчә, «Евроцемент груп» холдингының Чаллыда да филилалын ачарга нияте бар икән. Ул холдинг җитәкчелегенә Әлмәт  зонасында да филиалын ачарга тәкъдим итте.

Рөстәм Миңнеханов «Евроцемент груп» холдингы Директорлар советы рәисе Филарет Гальчевка Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәтен тапшырды.

Үз чиратында Филарет Гальчев белдергәнчә, холдинг белән Татарстан Республикасы арасында тыгыз хезмәттәшлек элемтәләре урнашкан. Ул искәрткәнчә, «Евроцемент груп» холдингы Иннополиста, «Алабуга» МИЗда һәм башка урыннарда спорт объектларын коруда катнашкан.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.