И.Халиков: “Сакчыл җитештерү" производство өлкәсе белән генә чикләнергә тиеш түгел”
26.11.2010“Сакчыл җитештерү” проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре бүген ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының “Казан моторлар төзү” җитештерү берләшмәсе мәйданында Премьер-министр Илдар Халиков катнашында узган күчмә коллегия утырышында каралды.
Сакчыл җитештерү– сыйфат белән идарәгә һәм менеджментка яңача якын килүне күздә тота. Аны максималь инвестицияләр белән инновацияләргә иң кыска юл дип тә атыйлар. Ул процессларны оптимальләштерүне, продукция сыйфатын яхшыртуны, чыгымнарны кыскарту хисабына компаниянең еллык әйләнешен 10 процентка кадәр экономияләүне үз эченә ала. Республиканың аерым предприятиеләре үзләрендә сакчыл җитештерү элементларын кертүгә моннан берничә еллар элек үк алынган иде. Бу яңалыкка беренчеләрдән булып алынучылар арасында “КАМАЗ”, “АлАЗ”, “Казан моторлар төзү” җитештерү берләшмәсе” “Серго исемендәге җитештерү берләшмәсе” җәмгыятьләре һ.б. бар. Аларның шушы еллар эчендә ирешкән уңай нәтиҗәләре әлеге методиканың никадәр мөһим булуын исбатлый. “КАМАЗ” автогиганты сакчыл җитештерүне 2006 елдан бирле куллана. Бу вакыт эчендә 370 мең кв. метрга якын җитештерү мәйданы оптимальләштерелеп, икътисади нәтиҗәлелек күләме 9 млрд. сумнан артып киткән. Быелның сентябрендә автогигантта сакчыл җитештерүнең икенче стадиясе –“ Маяк” проекты старт алды. Ул Алманиянең Daimler компаниясе белән берлектә тормышка ашырыла. Проект 5 цехтагы бердәм җитештерү процессларына кагыла. Ул биредә хезмәт җитешерүчәнлеген 2 тапкырга күтәрергә, 2012 елга 1 конвейерда автомобильләр җыюның еллык күләмен 48 меңнән арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Моңарчы шул кадәр күләм 2 конвейерда җитештерелде.
“АлАЗ”да да сакчыл җитештерү методикасы берничә ел кулланыла. Алабуга автомобиль заводында беренче елларда ук хезмәт җитештерүчәнлеген 2 тапкырга арттыруга ирешелгән. Ә 4 ел эчендә җитештерү күләме 5 тапкырга арткан. “Казан моторлар төзү” берләшмәсендә сакчыл җитештерү элементлары 2007 елдан бирле файдаланыла. Биредә, беренче чиратта җитештерү мәйданннарын оптимальләштерүгә, чыгымнарны киметүгә игътибар бирелгән. Бүгенге көндә, гомумән алганда, “Сакчыл җитештерү” элементлары республиканың 3 дистәләп предприятиесендә кулланыла. Сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов белдергәнчә, хәзер әлеге технологияне кулланылышка кертергә 100 ләп предприятие әзер.
Бүгенге көндә предприятиеләрдәге әлеге уңай тәҗрибәне өйрәнеп, аны республика масштабына җәелдерү бурычы тора. Бу мәсьәләнең мөһимлеген үзенең ТР Дәүләт Советына еллык юлламасында ТР Президенты да ассызыклап үткән иде. ТР Хөкүмәте эшчәнлеге турындагы еллык хисапка да быел беренче тапкыр “Сакчыл җитештерү” бүлеге кертелгән. “Ел җитәкчесе” республика бәйгесендә беренче тапкыр буларак “Сакчыл җитештерү” методикасын керткән өчен” номинациясе булдырылган.Равил Зарипов сүзләренә караганда, Татарстанда төп үсеш векторы булып инновацион икътисадны төзү санала. Аның төп өлешләре – сыйфатлы һөнәри белем, җитештерү һәм идарәгә заманча технологияләр кертү. Сакчыл җитештерү методикасын кертү өчен менталитетны да үзгәртү кирәк. Укыту үзәкләре ачу, әлеге юнәлеш буенча һөнәри әзерлек курслары оештыру шуны күздә тота.
Равил Зарипов ассызыклап узганча, 2010 ел Татарстанда “Сакчыл җитештерү” проектын гамәлгә ашыруда беренче этап булды. Бу этапның максаты - сакчыл җитештерүне предприятиеләр арасында популярлаштырып, аларны моңа күпләп җәлеп итү. “Бу этапта эшнең нәтиҗәлелеге предприятиеләрнең, Сәүдә-сәнәгать палатасының, ТР Предприятиеләре һәм эшмәкәрләре ассоциациясенең, галимнәрнең, дәүләт хакимияте органнарының җайга салынган эшчәнлегеннән тора”, -ди министр.
Сакчыл җитештерү принципларын республикада алга таба куллану өчен, сәнәгать предприятиеләре, фәнни-мәгариф үзәкләре, профильле министрлык-ведомстволар ярдәмендә “2011-2013 елларга ТР да “Сакчыл җитештерү” максатчан программасы Концепциясе эшләнгән. Алдагы елларда төп бурыч – “2011-2013 елларга ТР да “Сакчыл җитештерү” максатчан программасын эшләү, бу методика принципларын республика предприятиеләре арасында таратып, аларда идарәнең сыйфатын күтәрүгә, чыгымнарны киметүгә, конкурентлык сәләтен, хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруга ирешү, бу ысулны алга таба куллануда шәхси-дәүләт партнерлыгы механизмнарын куллану. Бүгенге коллегия утырышының максаты –“2011-2013 елларга ТР да “Сакчыл җитештерү” максатчан программасының төп нигезләмәләрен формалаштыру юлларын билгеләү иде.
Әлегә сакчыл җитештерү методикасы, нигездә, республиканың машина төзелеше предприятиеләрендә кулланыла. Премьер-министр Илдар Халиков белдергәнчә, аларда тупланган тәҗрибәне өйрәнеп, башка тармак предприятиеләрендә дә сакчыл җитештреүне куллану мөһим. Илдар Халиков залда утырган предприятие җитәкчеләренә бу өлкәдә тәҗрибә туплаган предприятиеләрнең аларны өйрәтү өчен ачык булуын искәртте. “Сакчыл җитештерү” методикасын куллану дигәндә, производство гына күздә тотылмый. Ул төрле тармакларда, дәүләт идарәсе системасында да кулланыла ала. Шул ук электрон документ әйләнешен нәтиҗәле оештыруда да”, -ди Хөкүмәт башлыгы.
Коллегия утырышында сакчыл җитештерүнең “Казан моторлар төзү” җитештерү берләшмәсенең тотрыклы үсешендәге роле, бу методиканы “АлАЗ” га кертү тәҗрибәсе һ.б. хакында чыгышлар тыңланды. Әлеге мәсьәләгә багышланган чираттагы җыен “Казан вертолет заводы” базасында киләсе ел башында узачак.
Соңыннан Хөкүмәт башлыгы бертөркем хезмәт алдынгыларына ТР Дәүләт бүләкләрен тапшырды.