Рөстәм Миңнеханов «ВымпелКом» ГАҖ генераль директоры Михаил Слободин белән очрашты

17.08.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «ВымпелКом» ГАҖ генераль директоры Михаил Слободин белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Татарстан ягыннан Татарстан Республикасы вице-премьеры-Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин, «Таттелеком» ГАҖ генераль директоры Лотфулла Шәфыйгуллин катнашты.

Очрашу барышында киләчәктә телекоммуникацияләрне үстерүдә хезмәттәшлек мәсьәләләре, шулай ук башка актуаль темалар буенча фикер алыштылар.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.