Рөстәм Миңнеханов: "Мәгарифкә ярдәм итү - өстенлекле бурычларның берсе"

16.08.2016

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов яшь педагоглар белән тантаналы очрашуда катнашты. Иннополиста "Укытучының профессиональ үсеше һәм карьерасы" форумы узды.

Яшь укытучылар белән шулай ук Татарстан Премьер-министры урынбасары - Татарстан элемтә һәм мәгълүматлаштыру министры Роман Шәйхетдинов, Россия белән Татарстанның әйдәп баручы вузлары җитәкчеләре һәм башка рәсми затлар катнашты.

"Без күп көч куябыз, финанс та, административ та, белем бирү сыйфатына, мәгариф системасының матди-техник базасын ныгытуга күп игътибар бирәбез. Иң заманча технологияләрне җәлеп итәбез. Әгәр укытучы булмаса, без башкарган эшләрнең берсе дә нәтиҗә бирмәячәк", - дип билгеләп үтте Татарстан Президенты сәламләү чыгышында. Укытучы һөнәре абруен саклау - республика һәм федераль дәрәҗәдә өстенлекләрнең берсе, диде ул.

Рөстәм Миңнеханов бигрәк тә белем бирү процессы дәрәҗәсе: балалар бакчасыннан алып вузга кадәр синхрон үсеш алырга тиеш дип билгеләп үтте. Татарстанда бу мәсьәләгә зур игътибар бирелә. Кеше капиталына басым ясала. Хезмәт кешесе тәрбияләү һәм талантларны үстерү өчен шартлар булдыру - 2030 елга Татарстанның үсеш стратегиясендә язылган башлангыч бурыч.

Бу хакта Татарстан Мәктәп директорлары советы рәисе, Казанның халыкара мәктәбе директоры Нияз Гафиятуллин сөйләде. "Беренче тапкыр мәктәпкә эшләргә баручы хезмәттәшләр, берничә елдан нинди киләчәк булачак, нинди бергәлек алабыз һәм безнең республиканың нинди булачагы өчен сез җаваплы", - диде ул.

Мәскәүнең «Царицыно» мәгариф үзәге директоры - Россиянең халык укытучысы Ефим Рачевский яшь хезмәттәшләренә мөрәҗәгать итеп: "Мин укытучы булуым белән горурланам", - диде. Бу һөнәрне сайлаучыларга горурланырлык итеп эшләүләрен теләде. Ул үз чыгышында Татарстанга мөнәсәбәтен дә белдерде: "Минем өчен Казан, Татарстан - ул искиткеч культуралар, интеллект һәм алга омтылыш симбиозы".

Бу форумда укытучылар ант итте. Аны Татарстанның яшь укытучылар бергәлеге исеменнән ике дәүләт телендә - рус һәм татар телләрендә Эльвина Нәҗипова һәм Артем Чудашов әйтте. Соңрак, беренче тапкыр "Укытучылар гимны" яңгырады. Бу җырны яшь педагоглар белән бергә Татарстан Президенты да аягүрә басып тыңлады.


"Татар-Информ" МА