Татарсан Премьер-министры Илдар Халиков: Ел азагына кадәр 252 мең кв. м торак файңалануга тапшырылырга тиеш
26.11.2010Татарстанда соңгы ике атнада 134 мең кв. м мәйданда торак сафка бастырылган. 25 ноябрьгә булган мәгълүматларга караганда, республикада сафка бастырылган торак мәйданы 1 млн. 768 мең кв. метр тәшкил итә. Бу, еллык биремнең 82 проценты. Ел ахырына кадәр калган бер айдан аз гына артык вакыт эчендә 300 мең кв. метрдан артык мәйданны сафка бастырырга кирәк. Бу күләм тулысынча диярлек социаль ипотека программасы өлешенә туры килә. Әлеге мәгълүматлар бүген Министрлар Кабинетында ТР Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә видеоконференция режимында узган республика киңәшмәсендә яңгырады.
ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин сүзләренә караганда, әлегә еллык биремне тулысынча 13 район гына үтәп чыккан. Министр бу муниципаль берәмлекләр башлыкларына, төзүчеләргә, проектлаучыларга, заказчыларга йөкләмәне вакытында башкарып чыккан өчен рәхмәт белдерде.
Дәүләт торак фонды мәгълүматларына караганда. 26 ноябрьгә аның программалары буенча 321 мең кв. метр мәйдандагы торак - 4 мең 558 фатир файдалануга тапшырылган. Объектлар төзелеше, инженерлык челтәрләре үсешенә каралган чыгымнарны да исәпкә алып, 11 млрд. 982 млн. сумлык финансланган. Министр финанслауның тиешле күләмдә баруын искәртеп, заказчылар һәм подряд оешмаларына объектларда эшне көчәйтергә, башкарылган эшләр турында вакытында актлар әзерләп тапшырырга кушты. Төзелеш тәмамланган йортларны кулланылышка тапшыруны да тизләртергә кирәк.
Быел республикада социаль ипотека программасы нигезендә төзелә торган торакның 390 мең кв. метрдан артык өлеше Казан шәһәренә туры килә. Ел ахырына кадәр планны үтәп чыгу өчен Ирек Фәйзуллин тиз арада хәл ителергә тиешле берничә моментка игътибар юнәлтте. Беренчедән, челтәр компанияләре сафка бастырыла торган йортларны инженерлык коммуникацияләренә ялгау һәм җылылык бирү буенча эшне тизләтергә тиеш. Икенчедән, заказчылар һәм подрядчылардан башкарылган эшләр буенча документларны рәсмиләштерүне сузмаска таләп ителә. Дәүләт торак фонды сафка бастырыла торган объектлар төзелешн финанслап бетерергә, әзер йортларны кабул итүгә әзерләргә һәм Казан шәһәре Башкарма комитетына кирәкле документларны тиз арада тәкъдим итәргә тиеш. Ә Казан шәһәре Башкарма комитеты әзер объектларны файдалануга тапшыру өчен, алар урнашкан җир участокларын рәсмиләштерүне тизләтергә тиеш.
Премьер-министр Илдар Халиков республикада әзер йортларны файдалануга тапшыру турында документларның сүлпән рәсмиләштерелүенә басым ясап, моны барлык районнарга вакытында башкарып чыгу бурычын куйды.
ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкаручы директоры Тәлгать Абдуллин сүзләренә караганда, ноябрь аенда фонд алдына 142 мең кв. метр мәйданда торакны файдалануга тапшыру бурычы куелган булган. Әмма бу күләмнең 59 мең кв. метры әлегә тапшырылмаган. Алар Әгерҗедә, Азнакайдагы һәм Казандагы 2 нче Азин урамындагы кайбер йортларга кагыла. “Азнакайдагы йортлар бер ай элек үк әзер иде инде. Кызганыч, документлар тапшыру тоткарланды. Шуңа күрә инде айдан артык бу йортка кешеләрне күчерә алмыйбыз. 2 нче Азин урамына килгәндә, монда тоткарлыкка подрядчыларның эшне тиешенчә оештырмавы сәбәпче. Якын ун көн эчендә бу объектлар тапшырылырга тиеш”, -дип белдерде башкаручы директор.