Рөстәм Миңнеханов: “Орел өлкәсе белән хезмәттәшлекнең сыйфади дәрәҗәсенә ирешәсе бар”
24.11.2010ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендагы резиденциясендә бүген эш буенча Татарстанга килгән Орел өлкәсе губернаторы Александр Козлов җитәкчелегендәге делегацияне кабул итте.
Шуңа кадәр алар катнашында IT-парк, “Корстон” кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында булган эшлекле очрашулардан соң тәэсирләре белән уртаклашып, илдә гамәлдә булган иң алдынгы технологияләр һәм башка нәрсәләр Татарстанда инде ул, гомумән, республика да, аның башкаласы да шәп, шул исәптән күрсәткечләре дә, диде. “IT-паркта булган теге яки бу өлкәдәге проектларның кайсыларын, “велосипед уйлап табу” белән шөгыльләнмәстән, Орел өлкәсендә тормышка ашырырга була, һәм без шулай эшләячәкбез дә”, - диде губернатор. Аның сүзләренчә, проблемалар бетеп тормый, Татарстан җирендә бүген сәнәгатьчеләр белән сөйләшүләр булган. Ике як та кызыксынган юнәлешләрдә хезмәттәшлек дәвам иттереләчәк, республикага икенче килүем һәм соңгысы булмас, дип ышандыра А.Козлов.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов исә, Татарстан Республикасы белән Орел өлкәсе арасындагы тышкы сәүдә әйләнеше 500 млн. сум тирәсе – моны әллә ни зур күләмле дип булмый, шулай да, хезмәттәшлекнең сыйфади дәрәҗәсенә ирешәсе бар, дигән фикердә. Республика җитәкчесе билгеләп үткәнчә, республикадан Орел өлкәсенә йөк машиналары, сыра, үсемлек мае, кондитер әйберләр, полиэтилен һ.б. товар чыгарыла. Безнең исә ашлыкка, чәчүлек орлыкка һәм Орел өлкәсендә җитештерелгән үзәктән куа торган насосларга, коммуналь һәм шәһәр хуҗалыгына дигән машиналар, энергияне аз сарыф итә торган яктырткычлар һәм башка кайбер продукциягә ихтыяҗ бар, диде Президент. “Регионара хезмәттәшлек зур әһәмияткә ия, чөнки һәр регионда үзеннән тәкъдим итәрлек әйберләр бар, ореллылар Татарстанның электрон мәйданчыгын кызыксынып караса, республиканы кызыксындырган тармаклар бар, шулай булгач, без хезмәттәшлекне дәвам итәчәкбез”, - дип белдерде Р.Миңнеханов.