ТР һәм Орел өлкәсе Сәүдә-сәнәгать палаталары арасында хезмәттәшлек килешүе имзаланды
24.11.2010Бүген “Корстон”да Татарстан Республикасы һәм Орел өлкәсе Сәүдә-сәнәгать палаталары арасында хезмәттәшлек килешүенә кул куелды. Документны ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы идарә рәисе Шамил Агеев белән Орел өлкәсе Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Святослав Комаров имзалады.
Документта төбәкара эшчәнлек, бизнеска мәгълүмати һәм маркетинг ярдәме күрсәтүдә уртак хезмәттәшлекнең конкрет юнәлешләре билгеләнгән. Алар – ике төбәк эшмәкәрләренең эшлекле миссияләре белән алмашу, предприятиеләр һәм эшмәкәрләргә төбәкара базардагы операцияләренә гамәли ярдәм күрсәтү, сәүдә-икътисади һәм фәнни-техник хезмәттәшлекнең яңа формаларын табу һ.б.
Палаталар арасындагы Килешү Татарстан һәм Орел өлкәсе арасында хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләренә багышлап “Корстан”да оештырылган “түгәрәк өстәл” утырышы кысаларында имзаланды. Аның эшендә өлкә губернаторы Александр Козлов җитәкчелегендәге мәртәбәле делегация вәкилләре, шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары- ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров катнашты.
Орел өлкәсе Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Святослав Комаров белдергәнчә, Орел өлкәсенең Татарстанга бу бизнес-миссиясе, ике төбәкнең эшлекле даирәләренең бүгенге очрашуы, Сәүдә-сәнәгать палаталары арасында имзаланган килешү бу төбәкләр арасында икътисади-сәүдә һәм фәнни-техник хезмәттәшлеккә яңа этәргеч бирергә тиеш.