Татарстанда күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасын гамәлгә ашыру һәм Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм фонды белән эшләү чорында 5600 дән артык йорт төзекләндерелеп, реформаның уңай нәтиҗәсен 1 миллионнан артык кеше үзендә сизде. Бу хакта бүген РФ Дәүләт Советының Сыктывкарда узган Президиум утырышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җиткерде.
Татарстан Президенты үзенең чыгышында белдергәнчә, республикада тагын күп фатирлы 8 меңләп йорт капиталь төзекләндерүгә мохтаҗ. Федераль фондның якынча исәпләүләренә караганда, боларны төзекләндерүгә 30 млрд. сумга якын финанслар таләп ителә. Энергия һәм ресурсларның нәтиҗәлелеге белән бәйле таләпләрне исәпкә алып эшләгәндә, бу сумма 50 млрд. сумга якынлаша.
Рөстәм Миңнеханов Татарстанда капиталь ремонт программасын финанслауда торакларда яшәүчеләрнең дә катнашуын, аның механизмнары эшләнүен искәртте. Түләүләр 1 кв. метр торак мәйданы өчен 5 сум күләмендә билгеләнгән. Быел бу максатларга 1,6 млрд сум, киләсе елда 2 млрд. сумнан артык акчалар җыелыр дип көтелә. “Торакларны капиталь ремонтлау буенча күп эшләнде, хәзер туктап калырга ярамый”, -дип саный Президент.
Татарстан башлыгы утырышта торак фонды белән идарә мәсьәләсен дә күтәрде. Аның сүзләренә караганда, монда торак милекчеләре ширкәтләре өчен дә, идарәче компанияләр өчен дә бердәм стандартлар һәм таләпләр булдырылырга тиеш. Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов тарифлар өлкәсендә анык сәясәт кабул ителергә тиеш, дип саный. Татарстан Президенты су белән тәэмин итүче, калдыкларны утильләштерүче һ.б. предприятиеләргә дәүләт ярдәме булдыруга да ачыклык кертергә кирәк, дип белдерә. “Бүген әлеге бизнес төре бик табышлы түгел, мондый предприятиеләр өчен дәүләт ярдәме каралырга тиеш”, - дип саный ул.
ТКХ реформалаштыруга ярдәм фонды генераль директоры Константин Цицин үз чыгышында капиталь ремонт, күп фатирлы йортларны төзекләндерүгә гражданнардан түләүләр җыю буенча Татарстандагы уңай тәҗрибәне аерым билгеләп үтте. Ул 2011 елга капиталь ремонт өчен өстәмә финанслар бүлү тәкъдимен дә кертте.