Рөстәм Миңнеханов Мамадыш муниципаль районында эш сәфәрендә булды

08.08.2016

Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мамадыш муниципаль районында эш сәфәрендә булды. Аны ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов озата йөрделәр. 

Бөртеклеләр уңышын җыю барышын кырлар өстеннән очып узып карагач, Рөстәм Миңнеханов агросәнәгать комплексы җитәкчеләре һәм инвесторлары, фермер хуҗалыклары, авыл җирлеге башлыклары белән очрашты. Анатолий Иванов хәбәр иткәнчә, бүгенге көнгә урып-җыю кампаниясе 64 % ка тәмамланган. Район буенча уңышлылык күрсәткечләре төрле: уртача бер гектардан 27,5 центнер ашлык җиелса, кайбер кырларда 74 ц/га суктырып булдыралар. Барлыгы районда 68,2 мең тонна иген җыелган. Район башлыгы белдергәнчә, бөтен эшләр график буенча бара һәм 25 августка тәмамларга планлаштырыла.

Республика программаларының бөтенесе дә төлы күләмдә гамәлгә ашырыла, диде А.Иванов. Бу арада тәмамланган проектлар арасында - Түбән Ушма авылында мәктәпне һәм мәдәният йортын капиталь ремонтлау. 

Марат Әхмәтов билгеләгәнчә, Мамадыш районының авыл хуҗалыгын үстерүдә мөмкинлекләре зур, бигрәк тә терлекчелек һәм сөт җитештерү өлкәләрендә. 

Алга таба Рөстәм Миңнеханов Түбән Ушма авылындагы "Продпрограмма" авыл хуҗалыгы җитештерү комплексында булды. 2100 терлек башына объект төзелеше 2014 елда тәмамланган. Комплекста иң заманча җиһазлар һәм терлек үстерү өчен бөтен шартлар бар. ТР Президенты ассызыклаганча, мондый комплексларны төзү Татарстан Республикасында сөт терлекчелеге үсешенә ярдәм итә. 

Шуннан Рөстәм Миңнеханов капиталь төзекләндерүдән соң Түбән Ушма авылы мәдәният йортының тантаналы ачылуында катнашты. Бу күңелле вакыйга белән котлап, Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, бүгенге көнгә республикада 30 программа гамәлгә ашырыла, аларның күбесе авылларда тормыш шартларын яхшыртуга юнәлдерелгәннәр. Мәсәлән, авыл клубларын, фельдшер-акушерлык пунктларын төзү, юлларны ремонтлау һәм төзү, авылларны чиста су белән тәэмин итү һәм башкалар. 

"Без Мамадыш районының елдан ел яхшыруын күрәбез. Яңа социаль объектлар ачыла, авыл хуҗалыгы үсә, эшкуарларга уңайлы шартлар булдырыла. Без үз чиратыбызда бу уңай үзгәрешләргә шат", - диде ТР Президенты. 

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Түбән Ушма авылында ремонтланган мәктәпне карады, аннан Бөек Ватан сугышында вафат булган гаскәриләр мемориалына чәчәкләр салды. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.