Илдар Халиков: “Татарстанда укытучыларның 50 проценты гына яңа ноутбуклардан актив файдалана

19.11.2010

Быелгы уку елы башланыр алдыннан шәхси ноутбуклар алган Татарстан укытучыларының 50 проценты гына яңа техникадан актив файдалана. Бүген республика Премьер-министры Илдар Халиков Сарытау өлкәсе губернаторы Павел Ипатовка мәгълүматлаштыру өлкәсендә Татарстанның казанышларын тәкъдим итү барышында әнә шулай дип белдерде.

И.Халиков хәбәр иткәнчә, “Укытучыга – компьютер” республика проекты кысаларында Татарстанның 375 мәктәбеннән 40 меңгә якын укытучының 13 меңе ноутбуклар алган инде. Премьерның сүзләренә караганда, агымдагы ел ахырына кадәр тагын 12-13 меңгә якын мөгаллим ноутбуклар белән тәэмин ителәчәк. Ә киләсе уку елы башында Татарстанда барлык укытучыларга ноутбуклар тапшырылачак.

Шул ук вакытта Татарстан Хөкүмәте башлыгы билгеләп үткәнчә, укытучыларның барысы да үзләренә бүләк ителгән компьютерлардан актив файдаланмый. “Мөгаллимнәрнең яртысына якыны гына ноутбуклардан актив файдалана. Ике айдан соң бу алай ук начар күрсәткеч түгел, әлбәттә, әмма без укытучыларның ким дигәндә 95 проценты компьютерлардан актив файдаланырга тиеш дигән бурычны куябыз”, - дип ассызыклады Илдар Халиков.

“Татарстанда укытучыларның 80 проценттан артыгының өйләрендә шәхси компьютерлары бар, - диде И.Халиков. – Шәхси компьютерлары булган педагогларның өчтән бере генә актив кулланучылар рәтенә керә”.

Премьерның сүзләренә караганда, хәзерге вакытта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы укытучылар өчен интернет-ресурс булдыра, анда уку-укыту материаллары тупланачак. “Бу портал укытучыларның эшендә төп ресурска әверелергә тиеш”, - дип белдерде Татарстан Хөкүмәте башлыгы.

"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы