Рөстәм Миңнеханов Аксубай мунициципаль районына эш сәфәре кылды

06.08.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов капиталь ремонты тәмамланган 2 нче Аксубай урта гомуми белем бирү мәктәбендә булды.

Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов республиканың өч районы – Аксубай, Нурлат һәм Чирмешән муниципаль районнарына эш сәфәре кыла. Эш сәфәрендә Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озата йөри.

Аксубайга килүгә үк, Татарстан Республикасы Президенты уракта катнашучы механизаторлар, агросәнәгать комплекслары җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. Очрашу Аксубай штп янындагы басуда оештырылган иде. 

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген бөтен илебез кризис турында сөйли, ә бит уңай нәрсәләр турында сөйләргә кирәк. «Татарстанда социаль объектлар программалары буенча гына түгел, терлекчелек комплексларын, терлек азыгы мәйданчыкларын, иген саклагычларны, ветеринария пунктларын төзү турында да сөйлиләр. Һәр төзелгән объектка, һәр салынган бер метр юлга сөенергә кирәк. Алга бара белмәсәк, берни дә барып чыкмаячак. Безнең өчен беркем дә эшләмәячәк. Һәркем үзеннән өлеш кертергә тиеш», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты ассызыклаганча: авыл – дәүләт нигезе.

«Күз алдыгызга китерегез, авыл булмаса нәрсә булыр иде? Авыл бит – телне, гореф-гадәтләрне һәм халыкларның мәдәниятен саклаый ул. Бу чувашлар өчен дә, руслар өчен дә, татарлар өчен дә - барлык милләтләр өчен мөһим. Мәдәниятебезне кайда саклап кала алабыз? Бары тик авылда! Шуңа күрә авыл программаларына федераль дәрәҗәдә дә, республика дәрәҗәсендә дә мөмкин кадәр ярдәм күрсәтеләчәк», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Басулардагы оператив ситуация һәм урып-җыюның барышы турында  Аксубай районы башлыгы Камил Гыйльманов сөйләде.  

Рөстәм Миңнехановны авыл хуҗалыгы продукцияләре үрнәкләре белән таныштырдылар.

Аксубай районы урып-җыю кампаниясенең яртысын узып киткән – 58% мәйданнар суктырылган – 17 мең гектардан артык. Уңыш уртача – 30,3 ц/га.

«Районның ике-өч ел эчендә авыл хуҗалыгын үстерү буенча алга китешен билгеләп үтми булмый», - диде Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов.

Аксубай мунициципаль районы башлыгы хәбәр иткәнчә, алдынгы комбайнерлар арасында – «Аксу Агро» агрофирмасы игенчеләре – Җәүдәт Сафиуллин, Фәнил Миңневәлиев, Марат Галявов, Анатолий Ефремов, Владимир Овчинников. «Актай» агрофирмасы комбайнерлары арасында алдынгылардан – Владимир Ковряков.

Басулардан соң Рөстәм Миңнеханов капиталь ремонты тәмамланган 2 нче Аксубай урта гомуми белем бирү мәктәбенә юнәлде. 2015 елда Аксубайда ураган булган, өйләргә, корылмаларга зыян килгән, иң күп зарар 2 нче мәктәп өлешенә төшкән.  

2015 елда Рөстәм Миңнеханов районга эш сәфәре барышында мәктәпне карап чыккан һәм мәктәп ремонтына республика бюджетыннан 50 млн. сум акча бирү турында карар кабул иткән.

Бүген Татарстан Президенты ремонты тәмамланган бинаны карап чыкты, уку бүлмәләрендә, спортзалда һәм башка урыннарда булды. 

Рөстәм Миңнеханов шулай ук 2 нче Аксубай урта гомуми белем бирү мәктәбе педагоглары коллективы белән дә сөйләшеп торды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина. Аксубай районы газетасы материаллары файдаланылды.