Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә басуларда эшләү өчен һәр көнне мөмкин кадәр файдалы уздырырга, бөртеклеләрне урып-җыю темпларын тизләтергә, уңышны җыеп алырга һәм сыйфатлы итеп эшкәртергә өндәде.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, урып-җыю темасы хәзер бик мөһим һәм актуаль. Без һәр көнне районнарда булабыз, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре белән очрашабыз, диде ул, бик күп күркәм үрнәкләр бар – бу шул исәптән яшь механизаторлар эше дә.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бүген эшче һөнәрләрнең абруен арттырырга кирәк.
«Бу – безнең җәмгыятьнең, барыбызның да хезмәт кешеләренә мөнәсәбәте, - диде ул. – Комбайнерлар, механизаторлар – тирә-юньдәгеләрнең игътибарына аеруча лаеклар, бу хезмәт дәрәҗәле булырга тиеш. Мондый хезмәт яшьләр өчен яхшы үрнәк була ала. Монда эш урып-җыюда гына түгел, бу тәрбия мәсьәләсе дә – алар үз үрнәкләрендә хезмәт каһарманлыгы күрсәтәләр бит. Һәм бездә мондый кешеләр күп, аларга аерым игътибар бирергә кирәк».
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов шәхси хуҗалыкларга ярдәм темасын да күтәрде. Шәхси хуҗалыкларда савым сыерларының баш санын саклап калу өчен авыл кешеләренә ярдәм рәвешләрен табарга кирәк, диде ул. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, бу мәсьәләне әйбәтләп өйрәнергә кирәк, үткән ел нинди ярдәм рәвеше булганын исәпкә алырга. Безгә бер хәл итү юлын табарга кирәк, дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты.