Рөстәм Миңнеханов: Бүген Татарстан буенча Кадастр палатасы катлаулы мәсьәләләрне дә хәл итә ала

05.08.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов
Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы оешуга 15 ел тулуга багышланган тантанада катнашты. Тантана Казанда «Пирамида» КСККда узды. Танатанада шулай ук «Росреестр ФКП» ФДБУ директоры Александр Широкорад, «Росреестрның Федераль кадастр палатасы» ФДБҮнең Татарстан Республикасы буенча филиалы директоры Ленара Мозаффарова, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.   

Тантана ведомство тарихы турында фильм күрсәтүдән башланды.     

Җыелганнарны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә,   теләсә нинди катлаулы мәсьәләләрне хәл итәргә сәләтле Кадастр палатасы командасы ирешкән уңышлар белән республикада горурланалар.

«Бүген сез үрнәк булып торасыз. Татарстан буенча Кадастр палатасы илебездә гамәлгә ашырыла торган күп кенә яңа проектларны сынап карау мәйданчыгы булды, - диде Татарстан Республикасы Президенты. – Сезнең эш  бик мөһим, без хәзер башка дәүләттә яшибез. Совет заманнарында хосусый милек һәм мөлкәт мәсьәләләре бөтенләй бүтән характерда иде. Бүген без барысын да беркетергә тиеш, һәрнәрсәнең үз документы булырга тиеш». 

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, ведомствоның тырыш хезмәте күп кенә мөһим факторларга: җитәкчелекнең грамоталы гамәлләренә, заманча матди-техник база булуга, иң әһәмиятлесе – кешеләргә бәйле. «Бу 15 ел эчендә  күләме буенча тиңсез эшләр башкарылган, нәтиҗәләрен без бүген күрәбез. Республиканың инвестицияләр җәлеп итүчәнлеге, икътисадый потенциалы күбесенчә сезнең эшкә дә бәйле», - дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты. 

Соңгы берничә ел эчендә республика берничә эре проектны гамәлгә ашырды, алар кысаларында оператив каралар кабул итәргә һәм кирәкле документларны формалаштырырга кирәк, диде Рөстәм Миңнеханов, һәм Кадастр палатасы алдына куелган теләсә нинди бурыч кыска срокларда хәл ителә. «Чынлыкта бүген сезнең эшкә карата бертөрле дә кисәтүебез юк. Һәм бу иң мөһиме дә инде. Республика җитәкчелеге исеменнән сезгә хезмәтегез өчен рәхмәт белдерергә, юбилей белән котларга һәм катлаулы эшегездә киләчәктә дә зур уңышлар теләргә рөхсәт итегез», - диде Татарстан Президенты. 

Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов ведомствоның алдынгы хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре һәм Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәтләре тапшырды. Аерым алганда, «Фидакарь хезмәт өчен» меале белән «Росреестрның Федераль кадастр палатасы» ФДБҮнең Татарстан Республикасы буенча филиалы директоры Ленара Мозаффарова бүләкләнде. 

Аннары чараны бәйрәм концерты дәвам итте. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.