Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген Баулы районында булды. Аны Россия Дәүләт Думасы депутатлары Александр Сидякин һәм Ринат Хәеров, Баулы районы башлыгы Рамил Гатиятуллин, “Татнефть” ГАҖ генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев озата йөрде.
Искә төшерәбез, ИлдарХаликов Баулы нефтенең 70 еллыгына багышланган тантанага әзерлек һәм аны уздыру буенча республика оештыру комитеты рәисе булып тора. Бу юбилейны 27 августта уздыру планлаштырыла.
Илдар Халиков үзенең эшен 1 нче номерлы скважина монументын караудан башлады. Монумент 1946 елның сентябрендә “кара алтын” көчле фонтан булып бәреп чыккан урынга куелган. Монументны реконструкцияләүгә “Татнефть” 7 млн сум акча бүлеп биргән.
10 метр биеклектәге яңа объект бу айда файдалануга тапшырылачак. Аның янындагы 4,5 мең кв.м мәйданда сквер булдырылган.
Алга таба Илдар Халиков тумышы белән Баулы районыннан булган Татарстанның халык шагыйре, М.Җәлил һәм Г.Тукай исемендәге дәүләт премияләре лауреаты Фәнис Яруллинга куелган һәйкәлне карады. Бу монумент нефтьчеләрнең финанс ярдәме белән төзелеп, узган ел ачылган. Илдар Халиков Фәнис Яруллин һәйкәленә чәчәкләр салды.
Аннары Илдар Халиков һәм аны озата йөрүчеләр “Нефтьче” спорт комплексына юнәлделәр. “Татнефть” компаниясенең бу объектка кергән инвестицияләре 75 млн сум тәшкил итә.
Алга таба Татарстан Хөкүмәте башлыгы республиканың ”Парклар һәм скверлар” программасы кысаларында сквер булдыру эшләре белән танышты. 16,5 млн сумга төшкән әлеге объектка шушы сумманың яртысыннан артыгын Хөкүмәт республика бюджетыннан бүлеп биргән, калганын нефтьчеләр биргән.
Илдар Халиковка шулай ук “Иволга” шифаханәсе янындагы ясалма өслекле футбол кырын да күрсәттеләр. Монда республика бюджеты хисабына 600 урынга трибуналар һәм йөгерү юллары ясыйлар, гомуми бәясе 16,5 млн сум.
Татарстан Премьер-министры “Иволга” универсаль спорт комплексын ачу тантанасында катнашты. Аның төзелешенә “Татнефть” компаниясе 75 млн сум бүлеп биргән. 100 тамашачы урынына исәпләнгән бинаның гомуми мәйданы 1,1 мең кв. метр тәшкил итә.
Спорт комплексын ачу тантанасында Илдар Халиков үзенең сәламләү чыгышында спортчыларга киләчәктә җиңүләр теләде.