Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Питрәч һәм Балык Бистәсе муниципаль районнарында эш сәфәрендә булды. Максаты - уңышны җыю эшләре барышы белән танышу һәм авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре белән очрашу. Сәфәрдә ТР Президентын ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озата йөрде.
Басуларны вертолетта карап әйләнгәч, Рөстәм Миңнеханов хуҗалыклар, авыл хуҗалыклары предприятиеләре һәм фермер хуҗалыклары башлыклары, авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты.
Бүген Питрәч районы урып-җыю кампаниясенең яртысы тәмамланган - игенчеләр басуларның 51 процентында эшне тәмалаганнар. Элевторларга 43 мең тоннадан артык ашлык китерелгән, уңышның уртача күрсәткече - гектарына 27,6 центнер.
Муниципалитет башылыгы Эдуард Дияров хәбәр иткәнчә, бу көннәрдә урып-җыю эшләре тулы көчкә алып барыла.
Рөстәм Миңнеханов районда федераль һәм республика программаларын гамәлгә ашыру, терлекләргә азык әзерләү барышы һәм авыл хуҗалыгы үсеше турында да сорашты. Ул Питрәч районында уңыш җыю барышын уңай бәяләде. Шул ук вакытта ТР Президенты хуҗалыкларда уңышлылык дәрәҗәсе бик каты аерылгынына игътибар итте, бу эшнең төрле алымнар белән алып барылганы турында сөйли. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов терлекчелеккә игътибарлырак булырга өндәде.
"Сезнең мөмкинлекләрегез бар, аларны тулы көченә файлаланырга кирәк. Башкалага якынлык - Питрәчнең зур өстенлеге", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Балык Бистәсе районында Татарстан Президентын район башлыгы Илһам Вәлиев каршы алды. Яңа Арыш авылы янындагы кырда Рөстәм Миңнехановка авыл хуҗалыгы продукциясенең күргәзмәсен тәкъдим иттеләр.
Басуларның гомуми мәйданы районда 40,8 мең гектардан артык, аларның яртысында уңыш җыелган. Уңышлылык гектарына 30,4 центнер тәшкил итә.
Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре белән аралашу барышында Татарстан Президенты көзге чәчү эшләренә яхшылап әзерләнергә өндәде һәм республика җитәкчелеге тарафыннан ашлама сатып алуга өстәмә акчалар бүлеп бирү өлкәсендә ярдәм биреләчәге турында искәртте.
Шуннан Рөстәм Миңнеханов авылдагы "Иман" мәчетендә булды. Мәчетне авыл халкы мөрәҗәгате белән башланган. Берничә оешма һәм эшкуар иганәче булган. Күркәм эшкә Бөек Ватан сугышы ветераны Шиһабетдин Мусин да кушылган, ул мәчет төзелешенә 80 мең сум керткән.
Төзелеш эшләре 2015 елның июнь аенда башланган. Бинаның гомуми мәйданы - 200 кв. м. Рөстәм Миңнеханов мәчетне карады һәм тирәдәге территориядә төзекләндерү эшләре белән танышты.
Мәчет рәсми рәвештә иртәгә, 2016 елның 5 августында, ачыла.