Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районына барды. Төп максаты – урып-җыю эшләренең барышы белән танышу. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Тәтеш мунициципаль районы башлыгы Рәмис Сафиуллов озата йөрде.
Хуҗалыклар җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашу Олы Тархан авылы янәшәсендәге «Татарстан» Агрофирма ҖЧҖнең язгы чәчүлекләре басуында узды. Моңарчы Рөстәм Миңнеханов май җитештерү культуралары, кузаклы культуралар күргәзмәсен караган иде.
Авыл хезмәтчәннәре белән әңгәмә барышында Татарстан Республикасы Президентына хәбәр ителгәнчә, быел сөрүлекләрнең гомуми мәйданы 82 мең 964 га тәшкил иткән. Яртысыннан артыграгы бөртеклеләр - 43 мең 860 га. Орлыкка дигән кукуруза – 2267 гектарда, шикәр чөгендере – 4617 гектарда, рапс 1000 гектарда игелә.
Район башлыгы билгеләп үткәнчә, бүгенгә 20 мең 175 га бөртеклеләр җыелган, бу – 46%. 76 мең 261 тонна икмәк суктырылган, уңыш – 37,8 ц/га.
Уҗым культуралары 20 мең га булачак. Бүген туфрак эшкәртү дәвам итә.
Алдынгы хуҗалыклар арасында – «Сафиуллов Р.Г.» КФХ, «Колос» Агрофирма ҖЧҖ һәм «Содружество» ЯАҖ.
Рөстәм Миңнеханов Тәтеш мунициципаль районы авыл хезмәтчәннәренең эшен уңай бәяләде. Ул ассызыклаганча, уҗым культураларын чәчүгә дә шулай ук тырышып керешергә кирәк. Без үз ягыбыздан кирәкле ярдәмне күрсәтәчәкбез, диде Татарстан Республикасы Президенты, аерым алганда, минераль ашламалар алу өчен өстәмә акчалар җәлеп итәргә җыенабыз.
Аннары Рөстәм Миңнеханов Олы Тархан авылында урнашкан «Тарханская» минераль суын савытларга тутыру заводына юнәлде. Предприятие быел май аенда эшли башлаган. «Волжские воды-К» ҖЧҖ директоры Тимур Бердников аңлатмалар биреп барды.
Рөстәм Миңнеханов җитештерү линиясен карап чыкты, лабораториядә һәм суны савытларга тутыру цехында булды. Мәгълүмат стендында Татарстан Республикасы Президентына предприятиене киләчәктә үстерү планын тәкъдир иттеләр.