ТР хәрби комиссариатында дәүләт хезмәткәрләренең армиядә хезмәт итмәүләренең законлы булуы турында мөрәҗәгатьләрнең артуы теркәлгән

02.08.2016

ТР хәрби комиссариатында хокук саклау органнары җитәкчеләреннән  аларның хезмәткәрләренең армиядә хезмәт итмәүләренең законлы булуын тикшерүне сорап килгән мөрәҗәгатьләр саны кинәт арткан. Бу хакта бүген ТР Минстрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Хәрби коммисариатының хәрби хезмәткә чакыру хезмәте бүлеге башлыгы Дмитрий Гурылев хәбәр итте.

“Мондый мөрәҗәгатьләрне безгә судлар да, прокуратура да һәм салым органнары да җибәрде. Закон үз көченә кергәннән соң, аларның хезмәткәрләре үзләре хәрби комиссариатларга килделәр, чөнки документта, армия хезмәтен узмыйча дәүләт хезмәтендә булырга ярамый, дип ачык язылган”, - дип белдерде Дмитрий Гурылов.

Аның сүзләренчә, быел гына да Татарстан прокуратурасының өч хезмәткәре армиягә киткән. Салым органнары 31 хезмәткәрнең хәрби билетын тикшерүне сорап мәрәҗәгать җибәргән. Берничә кешенең хәрби хезмәтне узмауга законлы нигезе булмавы ачыкланды”, - дип өстәде ТР Хәрби коммисариатының хәрби хезмәткә чакыру хезмәте бүлеге башлыгы.

 


“Татар-информ” МА