Татарстанның һөнәри белем бирү оешмаларына 2016-17 уку елларына 18 меңнән артык бюджет урыны бүлеп бирелгән

02.08.2016

Татарстанның һөнәри белем бирү оешмаларына 2016-17 уку елларына 18 мең 770 бюджет урыны бүлеп бирелгән. Бу хакта бүген республика Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов белдерде.

Республикада 97 һөнәри белем бирү оешмасы бар, аларның 86сы дәүләт һөнәри белем бирү оешмасы, 11 дәүләтнеке булмаган, дип искәртте спикер. "Барлык контингенттан 96 процент кеше дәүләт оешмаларында белем ала. Узган уку елы ахырына булган мәгълүматлар буенча һөнәри белем бирү оешмаларында студентларның гомуми саны - 67 мең 551 кеше", - диде ул.

"Студентлар саны кимеми, ә киресенчә арта. Түләүле нигездә укырга керүчеләрне исәпкә алып, быел һөнәри белем бирү оешмаларына 23,5 мең чамасы студент укырга керер дип фаразлыйбыз", - диде ул.

"Быел 11 сыйныфны тәмамлап укырга керүчеләр саны бераз артыр дип көтәбез", - диде Поминов. Аерым алганда, фаразлаулар буенча 2016-2017 уку елында урта гомуми белем базасында укырга керүчеләр якынча 5855 кеше тәшкил итәргә тиеш. Ә 2015-2016 елларда әлеге күрсәткеч 5623 иде. 2015-16 елларда бюджеттан тыш урыннарга керүчеләр санын исәпкә алып, студентлар саны 22 мең 825 кешегә җитте, 2014-2015 елда - 22 мең 498 кеше.

Спикер шулай ук агымдагы елда һөнәри белем бирү оешмаларына укырга кабул итүнең яңа кагыйдәләре турында сөйләде. Шулай итеп, бюджет урыннары калу сәбәпле, гаризалар кабул итү 25 ноябрьгә кадәр озайтылган. Иҗади сәләт таләп итүче белгечлекләр буенча документлар 10 августка кадәр дәвам итәчәк. Укырга керү зачет системасы буенча бәяләнә. Әгәр укырга керү сынауларын уңышлы узучылар саны бюджет урыннарыннан арта икән, аттестатлар конкурсы үткәреләчәк.

"Инвалидлар һәм физик мөмкинлекләре чикләнгән затлар укырга керү сынаулары вакытында махсус шартлар тудыру өчен инвалидлыкларын яки сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булуын раслаучы документ тапшырырга тиеш", - диде ул.

А.Поминов сүзләренчә, соңгы ике-өч елда һөнәри белем бирү учреждениеләрендә конкурс югары һәм ел саен арта. Кайбер белгечлекләр буенча конкурс бер урынга сигез кеше тәшкил итә, - диде ул.

Кичәге укучылар арасында педагогика белгечлегенә, шулай ук энергетика, нефть тармагы белән бәйлеләргә ихтыяҗ зур. "Бюджет урыннары буш калмый", - дип белдерде министр урынбасары.

"Һөнәри белем бирү оешмалары системасында эшкә урнаштыру күрсәткечләре вузларныкына караганда, шактый югары. Беренче елны ук 90 проценттан артык студент эшкә урнаша. Укыган белгечлекләре буенча - 50 процент", - диде А.Поминов.

 


“Татар-информ” МА