Илдар Халиков “Сименс” концерны вәкилләре белән очрашты

02.08.2016

Соңгы елларда Татарстан Республикасы күп немец компанияләре белән актив рәвештә хезмәттәшлекне үстерә, шул исәптән “Сименс” компаниясе белән. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков “Сименс” концерны вәкилләре белән очрашуда белдерде.

Очрашу Татарстан Хөкүмәте йортында узды, анда киләчәктә дә күп юнәлешләр буенча хезмәттәшлек итү турында фикер алыштылар.

Татарстан ягыннан очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, “ТАИФ” ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов катнашты.

Очрашу барышында Илдар Халиков, хәзерге сәяси вазгыятькә карамастан, Германиядәге партнерлар белән икътисади мөнәсәбәтләр ныгуын дәвам итә, дип ассызыклады. Узган ел Татарстан һәм Германиянең гомуми товар әйләнеше 1,2 млрд АКШ доллары тәшкил иткән. Моннан тыш, Татарстан делегациясе күп тапкыр Германия төбәкләрендә - Тюрингия, Саксония һәм башка җирләрдә булды, дип искә төшерде Илдар Халиков.

“Сименс” компаниясенең Казанда офисы һәм Татарстан Республикасында күп партнер-предприятиеләре бар. Хәзерге вакытта Татарстан һәм “Сименс” компаниясе арасындагы мөнәсәбәтләр хезмәттәшлек турында имзаланган килешү кысаларында алып барыла.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.