ТР Хөкүмәте йортында чистарту корылмаларының калдыкларын утильләштерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

29.07.2016

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин “Водоканал”  чистарту корылмалары калдыкларын утильләштерү мәсьәләләрен хәл итүгә багышланган чираттагы киңәшмәне уздырды.

Киңәшмәдә барлык министрлык һәм ведомство вәкилләре, шулай ук Казан шәһәре мэриясе белгечләре катнашты.

Киңәшмә барышында утильләштерүнең технологик схемасын эшләү мәсьәләсе каралды һәм Казан шәһәре хакимияте һәм “Водоканал” алдына утильләштерүнең иң кулай ысулын сайлау бурычы куелды. Бу проблеманы чишү өчен Россия предприятиеләренең алдынгы тәҗрибәләре һәм чит илләрдә кулланыла торган яңа технологияләр өйрәнелә.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте