Казан Кремлендә Универсиаданы мәгълүмати яктырту мәсьәләләре каралды

15.11.2010

Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Алексей Жаров, “Спортивное вещание” автономияле коммерцияле булмаган оешмасы генераль директоры Василий Кикнадзе белән эшлекле очрашу уздырды. Анда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары-мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров, Республика Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Марат Моратов, 2013 елда Казанда узачак ΧΧVΙΙ Бөтендөнья җәйге Универсиадасы Башкарма дирекциясе директоры Владимир Леонов катнашты.
Очрашуда 2013 елгы Бөтендөнья җәйге студентлар спорты ярышларын мәгълүмати яктыртуның техник һәм финанс аспектлары, телетрансляцияне тәэмин итү, Халыкара матбугат үзәге һәм Халыкара трансляцияләр үзәге эшчәнлеген оештыру мәсьәләләре каралган.