ТР пенсионерларының 2011 елга яшәү минимумы күләме билгеләнде

15.11.2010

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов “Пенсиягә федераль социаль өстәмә күләмен билгеләү өчен, 2011 елга Татарстан Республикасында пенсионерның яшәү минимумы күләмен билгеләү турында”гы ТР Законын имзалады. Аннан аңлашылганча, 2011 елда ТР пенсионерның яшәү минимумы 3992 сум күләмендә булачак. Закон тексты ММЧ да рәсми рәвештә басылып чыгачак.