Илдар Халиков: Татарстан КФУның югары уку йортлары арасында программалаштыру буенча дөнья чемпионатын уздыруга гаризасын хуплый

28.07.2016

Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков бүген Бейлорск университеты (Вако, АКШ) профессоры, Хисаплау машиналары ассоциациясе карамагында югары уку йортлары студентлары командалары арасында программалаштыру буенча дөнья чемпионаты директоры белән очрашты.

Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды, анда ТР Премьер-министры урынбасары- ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Казан федераль университеты (КФУ) ректоры Илшат Гафуров катнашты.

Илдар Халиков кунакларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән сәламләде, кыскача төбәкнең икътисади үсеше турында сөйләде.

ТР Премьер-министры ассызыклаганча, мәгълүмати технологиләрне һәм программалаштыруны үстерү Татарстан өчен мөһим  юнәлеш булып тора, аңа зур игътибар бирелә.

Илдар Халиков шулай ук республикада күп мәгариф учреждениеләре булуын, югары уку йортларында 160 меңнән артык студентлар укуын билгеләде. КФУ безнең төп югары уку йорты санала һәм без КФУның 2019 яисә 2021 елда Хисаплау машиналары ассоциациясе карамагында югары уку йортлары арасында программалаштыру буенча дөнья чемпионатын уздыруга гаризасын хуплыйбыз, диде ул.

ТР Премьер-министры Татарстанның халыкара дәрәҗәдәге чараларны уздырыр өчен җитди тәҗрибәсе булуын ассызыклады.

Уңай җавап булган очракта Татарстан Республикасы КФУга   бу чемпионатны уздыруга кирәкле ярдәм күрсәтәчәк, дип белдерде Илдар Халиков.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.