Михаил Бабич һәм Рөстәм Миңнеханов ТР Мөселманнары Диния нәзарәтендә булдылар һәм Болгар академиясе төзелеше буенча киңәшмәдә катнаштылар

21.07.2016

Бүген Казанга эш сәфәре  кысаларында Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич Галиев мәчетендә, шулай ук әле генә торгызылган тарихи Галиев йортында булды.

Галиев йортында бүген Татарстан Республикасы Мөселманнары Диния нәзарәте урнашкан.

Михаила Бабичны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты җитәкчесе Александр Терентьев, Россиянең югары мөфтие, Россия Федерациясе  Мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмыйгуллин озата йөрде.

Галиев мәчетен караганда Татарстан Республикасы Мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил Сәмыйгуллин Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиленә шәһәрнең иң борынгы мәчетләренең берсенең тарихы турында сөйләде.  

2014 елда Татарстан Республикасы җитәкчелеге Татарстан Республикасы Мөселманнары Диния нәзарәте комплексы резиденциясе булдыру турында карар кабул иткән. Төзелеш эшләре 2016 елның июленә тәмамланган.

Татарстан Республикасы Мөселманнары Диния нәзарәте холлында  Болгар ислам академиясе макеты куелган.

Аннары киңәшмә уздырылды, анда Болгар ислам академиясен төзү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Болгар академиясе Татарстан Республикасы Мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия Федерациясе Мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте тарафыннан 2015ел азагында гамәлгә куелган. Аны булдыруның төп максаты – үз илебезнең ислам дини тәгълиматын формалаштыру. Болгар академиясе кысаларында  Галимнәр Шурасы, фәнни-белем бирү үзәге эше, татар дини мирасын һәм диннәр арасындагы диалогны өйрәнү, бөтенроссия ислам китапханәсен булдыру күзаллана.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте. "Татар-Информ" МА материаллары кулланылды.