Казанга Финляндия Президенты килде
10.11.2010Берничә минут элек Казанга, Россия Федерациясенә визиты кысаларында, Финляндия Президенты Тарья Халонен килде. Финляндия делегациясен аэропортта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов каршы алды.
Күркәм гадәткә кергәнчә, делегацияне самолет баскычы янында милли киемдәге кызлар чәкчәк, ипи һәм тоз белән каршылады. Тарья Халонен кунакчыл Татарстан җире күчтәнәчләреннән бик теләп авыз итте.
Казанда Финляндия башлыгы респубика җитәкчелеге белән очрашачак һәм кайбер чараларда катнашачак. Казан федераль университетының гыйльми советы утырышы – шуларның берсе. Утырышта Тарья Халоненга “Казан университетының мактаулы докторы” исеме һәм аның билгесе тапшырылачак.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.