"Татарстанга сәяхәтем бу җирдән - Лаеш районының Каипы авылыннан - башлануына мин бик шат, бигрәк тә рус шагыйре һәм дәүләт эшлеклесе Гавриил Державин вафат булуына 200 ел тулу көнендә", - дип белдерде Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Кирилл Гавриил Державинның туган җирендә.
Искәртик, Каипы авылына Патриарх һәм аны озата йөрүче затлар турыдан "Казан" халыкара аэропортыннын килделәр.
Патриарх Кирилл Богоявление гыйбадәтханәсен карады, аның янында Гавриил Державин ата-анасы күмелгән.
Шуннан Патриарх искәрткәнчә, Гавриил Державин - күренекле рус шагыйре һәм дәүләт эшлеклесе, ул рус телен камилләштерүгә гаять зур өлеш керткән, рус әдәбиятында аерым юнәлешкә нигез салган.
"Бүген, алдыбызда мәктәпләрдә рус телен укытуга, әдәбият укытуга бәйле мөһим бурычлар торганда, халыкны әдәбиятны яратырга өндәгән чакта, әлеге исемне - Гавриил Державин исемен истә тоту бик әһәмиятле. - диде Патриарх. - Аны һәм ата-анасын искә алу догасын кылу шатлыклы".
Кирилл сүзләренчә, шагыйрь чыннан да бөек акыл иясе булган, ул дини хакыйкатьне гади һәм аңлаешлы җиткергән.
Мәскәү һәм бөтен Русь Патриархы Каипыга визитын оештыручыларга рәхмәт белдерде.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, республикада бөек ватандашыбыз хатирәсен саклыйлар. без ел саен Державин бәйрәмнәрен үткәрәбез, махсус әдәби премия бар, диде Татарстан Президенты, 2018 елда Державин юбилеен уздырырга җыенабыз.
"Бу кеше рус әдәбиятына, мәдәниятына гаять зур өлеш керткән, һәм без моны истә тотачакбыз", - диде Рөстәм Миңнеханов.