Рөстәм Миңнеханов Россия Кораллы Көчләре Генштабы башлыгы - Россия Оборона министрының беренче урынбасары Валерий Герасимов белән очрашты

20.07.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Кораллы Көчләре Генераль штабы башлыгы - Россия Оборона министрының беренче урынбасары, армия генералы Валерий Герасимов белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Иминлек Советы секретаре Айрат Шәфыйгуллин, Татарстан Республикасы хәрби комиссары Сергей Погодин катнашты.

Очрашу барышында хезмәттәшлекнең актуаль мәсьәләләре, башка темалар буенча фикер алыштылар.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.