Бүген кич С. Сәйдәш исемендәге Зур дәүләт концертлар залында Татарстан Республикасында Санкт-Петербург сәнгать осталары концерты булды.
Концерт Татарстан Республикасында Санкт-Петербург көннәре кысаларында узды.
Тамашачыларга сәламләү сүзләре белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Санкт-Петербург губернаторы Георгий Полтавченко чыгыш ясады.
«Без Татарстан Республикасында Санкт-Петербург көннәрен ачабыз, аның пограммасы бай һәм кызыклы», - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул искәрткәнчә, бүген Санкт-Петербург Хөкүмәте һәм Татарстан Республикасы арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү һәм аны гамәлгә ашыру беркетмәсе имзаланган.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Санкт-Петербург сәнгать осталары концерты – татарстанлылар өчен бәйрәм. Ул барысына да күңелле кичәләр теләде.
Санкт-Петербург губернаторы Георгий Полтавченко билгеләп үткәнчә, Невадагы шәһәрдә бөтен илдән килгән талантлы һәм иҗат кешеләре хезмәт итә, алар Санкт-Петербург үсешенә генә түгел, барлык Россия үсешенә дә зур өлеш кертә. «Без сезне якташларыгыз иҗаты белән таныштырырга булдык, - диде Полтавченко. – Бу безнең сезгә бүләгебез».
Концерт программасында – Татарстан Республикасының халык артисты, РСФСРның атказанган артисты Альберт Асадуллин һәм Татарстан Республикасының атказанган артисты Тимур Абдикеев һәм башкалар чыгышлары.