Татарстан Республикасы белән Санкт-Петербург хезмәттәшлеге форумында Рөстәм Миңнеханов төбәкара товар әйләнеше күләмен арттырырга тәкъдим итте

19.07.2016

Татарстан Республикасы белән Санкт-Петербург арасында төбәкара товар әйләнеше күләме якынча 17 млрд. сум тәшкил итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы белән Санкт-Петербург хезмәттәшлеге төбәкара форумында хәбәр итте.

Форум Казанда «Корстон»да узды һәм Татарстан Республикасы белән  Санкт-Петербург бизнес-бергәлекләре хезмәттәшлеген үстерү, эшлекле багланышларны ныгыту перспективаларына багышланды.

Форумны ачуда Санкт-Петербург губернаторы Георгий Полтавченко да катнашты.

Искәртәбез, Санкт-Петербург губернаторы Георгий Полтавченко җитәкчелегендәге Санкт-Петербург делегациясе Казанга ике көнлек (2016 елның 19-20 июле) визит белән килде, төп максатлары –Татарстан Республикасында Санкт-Петербург көннәрендә катнашу.

«Без хезмәттәшлек турында фикер алышу, безнең предприятиеләр арасында үзара файдалы мөнәсәбәтләрне җайга салу мөмкинлеген югары бәялибез, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Санкт-Петербург – безнең стратегик партнер. Татарстан Республикасы белән Санкт-Петербург арасында төбәкара товар әйләнеше күләме якынча 17 млрд. сум тәшкил итә».

Татарстан Президенты шунда ук төбәкара товар әйләнеше күләмен арттырырга дигән тәкъдим дә кертте.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Татарстан Санкт-Петербургка җиңел һәм йөк автомобильләре, аларның комплектлаучыларын, химия һәм нефть химиясе сәнәгате продукциясен, көнкүреш техникасын, ашамлык продуктларын, дару препаратларын илтеп тора. Петербургтан Татарстанга  автотехника, тракторлар, лифт җайланмалары, җиңел һәм азык-төлек сәнәгате продукциясе кертелә.

«Иң мөһиме – безнең предприятиеләрнең элек-электән Санкт-Петербург предприятиеләре белән багланышлары бар», - диде Татарстан Президенты.

«Бу юлысы Казанга машина төзелеше, энергетика җайланмалары предприятиеләре вәкилләре, сәүдә һәм транспорт компанияләре белгечләре килде, - диде ул. – Татарстанда  сез партнерлык элемтәләре өчен күп мөмкинлекләр табарсыз дип ышанам».

«Бүген без хезмәттәшлек турында төбәкара килешү һәм аны гамәлгә ашыру буенча беркетмә имзалыйбыз. Шулай итеп ике яклы элемтәләрне ныгыту инструментлары формалаша».

Рөстәм Миңнеханов шулай ук билгеләп үткәнчә, Стратегии-2030ны эшләү өчен Татарстан Санкт-Петербург белгечләрен дә җәлеп иткән (Леонтьев үзәге).

Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, Татарстан икътисадында төп эре инновацион проектлар Кама инновацион территориаль кластерында гамәлгә ашырыла. «Бу кластерда якындагы 7 елда сәнәгать җитештерүе күләмнәрен өчләтә арттырырга мөмкин, бу сан 2 трлн. сум чамасы булачак», - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербург җитәкчелегенә төбәктәге татар җәмәгатьчелеге мәсьәләләренә күрсәткән игътибары өчен рәхмәт белдерде. «Без Санкт-Петербург татар җәмәгатьчелеге белән актив эшлибез, еш очрашабыз һәм алар да гел шәһәр җитәкчелегенә рәхмәт белдерәләр», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты форумда катнашучыларга уңышлы эшләүләрен теләде. 

Санкт-Петербург губернаторы Георгий Полтавченко үз чиратында искә төшергәнчә, ул Казанга 40 ел элек килгән булган, чөнки 1972 елда Чаллыда «КАМАЗ» автозаводы төзелешендә катнашкан.

Георгий Полтавченко искәрткәнчә, 2003 елда Санкт-Петербургның 300 еллыгына Казан Невадагы шәһәрдә Казан урамын торгызган. Җавап итеп, Санкт-Петербург 2006 елда Казанның 1000 еллыгы уңаеннан Казандагы  Петербург урамын төзекләндергән, Лев Гумилевка һәйкәл куйган.

«Бүген Татарстан Республикасында Санкт-Петербург көннәре кысаларында  уртак чараларның эшлекле программасы старт ала, - диде Полтавченко. – Аларда эшлекле даирәләр, дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашачак».


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.