2016 елда Татарстан Республикасында БДИ буенча уртача балл ун фәннән 2015 ел нәтиҗәләреннән югары. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов хәбәр итте.
Республикада БДИ буенча 100 балл җыйган чыгарылыш сыйныф укучылары саны арткан. Узган ел иң югары балл алучылар саны 105 булса, быел — 135.
Татарстанда рус теленнән (узган ел 57 кеше, быел 88), профильле математикадан (былтыр 2 кеше, быел 16), информатикадан (былтыр 5 кеше, быел 8), географиядән (былтыр 3 кеше, быел 6), биологиядән (былтыр 3 кеше, быел 4) БДИны 100 баллга тапшыручылар саны арткан. Рус әдәбиятыннан иң югары билге алучылар үзгәрмәгән, быел да алар — 2.
Ике һәм аннан да күбрәк предметтан 100 балл җыйган укучылар саны Татарстанда - 4.
Быел республиканың 1794 чыгарылыш сыйныф укучысына “Укудагы аерым уңышлары өчен” Россия медале тапшырылган. Бу чыгарылыш укучыларының 11 процентын тәшкил итә. Республика медале белән бүләкләнүчеләр 2,21 процент, ягъни 397 укучы.
Министр белдергәнчә, медаль алучылар БДИ буенча 75 һәм аннан да күбрәк балл җыйган. Республиканың Апас, Югары Ослан, Лаеш, Питрәч, Ютазы кебек районнарында исә республика медален алган бер генә укучы да юк.
Татарстанда чыгарылыш сыйныф укучылары арасында аттестат ала алмаган укучылар саны иң күп булган районнар исемлеге билгеле булды. Анда Югары Ослан (барлык укучыларның 1,3 проценты), Мөслим (1,1 процент), Казанның Киров районы (0,9 процент), Менделеевск (0,8 процент), Алабуга (0,8 процент) кебек җирлекләр кертелгән.
Министр сүзләренчә, Татарстан мәктәпләрен тәмамлап, өлгергәнлек аттестаты ала алмаучылар саны, 2015 ел белән чагыштырганда, кимегән. Узган ел чыгарылыш сыйныф укучыларының 0,8 проценты мәктәп тәмамлау хакында документсыз булса, быел андыйлар 0,2 процентны тәшкил итә.
Быел Татарстанда барлыгы 31 укучы аттестатсыз калган, узган ел - 138. Республиканың 30 районында барлык укучыларга да аттестатлар тапшырылган.