Рөстәм Миңнеханов һәм Аркадий Дворкович "Президент академиясенең җәйге кампусы" V халыкара мәгариф форумында катнашучылар белән очраштылар

18.07.2016

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иннополис шәһәрендә "Президент академиясенең җәйге кампусы" V халыкара мәгариф форумында катнашучылар белән очрашты. Чарада шулай ук РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Аркадий Дворкович, Россия мәгариф һәм фән министры урынбасары Александр Повалко, РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе (РАНХиГС) ректоры Владимир Мау һәм башкалар катнаштылар. 

Рөстәм Миңнеханов чыгышында билгеләгәнчә, Татарстанга Җәйге кампуста катнашучыларны янә үзендә кабул итү - зур горурлык. Бүген Иннополиста унҗиде илдән яшь акыл ияләре җыелган, бу әлеге проектның әһәмиятен күрсәтә, диде ул. 

ТР Президенты форумны оештыручыларга рәхмәт белдерде һәм ел саен форум эшендә Россиянең алдынгы җитәкчеләре һәм атаклы эшлеклеләре катнашуын ассызыклады. "Җәйге кампус илебез тормышында зур роль уйный, - дип саный Рөстәм Миңнеханов. - Мин сезнең республикабызда гамәлгә ашырылучы инновацияләр һәм проектларга аеруча игътибар итүегезне теләр идем. Безгә алдынгы макстака омтылышлы кешеләр кирәк, без алар белән хезмәттәшлек итәр идек", - диде ул. 

Аркадий Дворкович, үз чиратында, билгеләгәнчә, елдан ел Җәйге кампус кызыклы идеяләр өчен мәйданчыкка әйләнә, идеяләр үсә һәм конкрет проектларга әверелә. РФ вице-премьеры сүзләренчә, Татарстан Республикасы ярдәме шуңа нигез булып тора. "Рөстәм Миңнеханов бу форумга бик җитди мөнәсәбәттә, ул аны, гомумән, Россиядәге һәм, аерым алганда, Татарстандагы иң әһәмиятле форум дип саный", - диде ул. 

Аркадий Дворкович сүзләренчә, бүген Россия яңа лидерлар һәм идарәчеләргә мохтаҗ. "Без сезнең бизнеска, сәясәткә, академия структаураларына килүегезне көтәбез, сез илебезне, булган ресурслардан максималь дәрәҗәдә файда алып, үстерә алачаксыз", - дип мөрәҗәгать итте ул студентларга. 

Владимир Мау чыгышында хәбәр иткәнчә, баштан Җәйге кампус "мобиль" форум итеп күзаллана иде, һәр елны ул башка регионда үткәреләчәк дип исәпләнә иде. "Ләкин Татарстанда беренче кампус югары оештыру дәрәҗәсендә үткәрелгәч, без аңладык: безгә биредә клаырга кирәк. Шуның өстенә республика җитәкчелеге дә бу проектка зур игътибар белән карадылар", - дип билгеләде ул. 

В. Мау билгеләгәнчә, 7 мең бирелгән гаризадан 220 се сайланды. Җәйге кампуста 160 россияле һәм 60 чит ил кешесе катнаша. Сайлаганда төп белемнәрнең берсе инглиз телен белү иде. 

Шуннан "Шәхес үсеше аша дәүләт үсеше" темасына панель дискуссия үтте, анда Рөстәм Миңнеханов Татарстанның икътисадны диверсификацияләү, машина төзелеше һәм нефть химиясе өлкәсендә инновацион технологияләр кертү, махсус икътисадый зоналар һәм индустриаль парклар оештыру тәҗрибәсе турында сөйләде. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.