Рөстәм Миңнеханов “Әл Хабтур” компанияләр төркеме Рәисе Хәләф Әл-Хабтур белән очрашты

08.11.2010

Бүген ТР Хөкүмәт йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән “Әл Хабтур” компанияләр төркеме Рәисе Хәләф Әл-Хабтур белән очрашты.

Очрашуда Рөстәм Миңнеханов кунакка Татарстанның социаль-икътисади үсеше, сәнәгать тармаклары турында сөйләде һәм Әл Хабтур” компанияләр төркеме белән Татарстан Республикасының хезмәттәшлек перспективаларын билгеләде.

Казан ратушасында Татарстан Республикасы Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры – Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Тимур Акулов, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин һәм Казанның вице–мэры Оскар Прокопьев Әл-Хабтур әфәндегә Казанның “Миллениум Зилант Сити” компаниясе эшләгән 4 проект тәкъдим итте, дип хәбәр итте ТР Президенты матбугат хезмәте.


"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы материаллары буенча ТР Президенты матбугат хезмәте.