Рөстәм Миңнеханов: “Терлекчелектә төп бурыч – баш санын саклап калу”

08.11.2010

Бүген Байлар Сабасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә 2010 елның 10 ае өчен Татарстан агросәнәгать комплексы эшенә нәтиҗә ясау буенча республика семинар-киңәшмәсе узды.

Чарада ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов, ТР муниципаль районнары башлыклары һәм агрохолдинг җитәкчеләре катнашты.

ТР Президенты киңәшмәне ачканда, 2010 ел авыл хуҗалыгы өчен сынау елы булды, дип билгеләп үтте. Федераль хөкүмәт авыл халкына җитди ярдәм күрсәтте, республикада кризиска каршы чаралар пакеты үз вакытында кабул ителде. Рөстәм Миңнеханов шәһәрләрдә авыл хуҗалыгы ярминкәләрен оештыручыларга рәхмәт белдерде. Аның фикеренчә, бу ярминкәләр азык-төлек вәзгыятен тотрыкландырган.

Татарстан Президенты Саба районы тәҗрибәсен уңай бәяләде. Аның сүзләренчә, бүген семинарда катнашучыларга күрсәтелгән фермаларда “бәя–сыйфат” чагыштырмасы бар. Аларда энергияне саклаучы технологияләр кулланыла. Фермаларда терлекләрне үрчетәләр, ә бу көндәшлелеккә ия өстенлек. Проектларның үз-үзләрен аклавы мөһим.

“Терлекчелектә төп бурыч – баш санын саклап калу”, - дип ассызыклады Р.Миңнеханов. Шәхси хуҗалыкларга һәм гаилә фермаларына аеруча игътибар биреләчәк, дип белдерде ул. Заманча гаилә фермаларында керем алып була һәм алар халык мәшгульлеген тәэмин итү өчен дә кирәк.

Рөстәм Миңнеханов киләчәктә корылыктан зур зыян күрмәс өчен быелгы нәтиҗәләрне системалаштыру бурычын куйды. Аерым алганда, киләчәктә башка төбәкләрдән бәрәңге сатып алу буенча ашыгыч чаралар күрергә туры килмәсен өчен бәрәңге кырларына су сибү системасын торгызырга кирәк.


"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.