Татарстанда торак йортларны капиталь ремонтлау программасын 22 ноябрьдә төгәлләү бурычы куелды
05.11.2010Татарстанда 2010 елга каралган торак йортларны капиталь ремонтлау программасын 22 ноябрьгә кадәр төгәлләргә кирәк. Бүген республика Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә әнә шундый күрсәтмә бирде.
ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Рәүзил Хаҗиев хәбәр иткәнчә, 2010 елгы төп капиталь ремонт программасы буенча барлык эшләр дә тәмамланган инде. Башкарылган эшләр акты Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан 99 процентка кабул ителгән. 10 муниципаль берәмлектә 60 миллион сумлык акт кабул ителмәгән. Министрның беренче урынбасары сүзләренчә, бу проект-смета документлары, техник күзәтчелек актлары һәм проект-смета документлары эшләү; йортка тулысынча капиталь ремонт ясау буенча документлар әзерләү һәм башка мәсьәләләргә бәйле.
Рәүзил Хаҗиев хәбәр иткәнчә, милекчеләрнең идарәче компанияләр һәм Торак милекчеләре ширкәтләренең счетларына акча күчерү мәсьәләсе хәл ителмәгән килеш кала. Мисал өчен, бүгенге көндә 20 муниципаль берәмлек Баш инвестиция-төзелеш идарәсе һәм заказчыларның счетларына милекчеләрнең акчаларын тулысынча күчермәгән. Шуңа бәйле рәвештә подряд оешмаларына башкарылган эш актлары буенча түләүләр тулы күләмдә барып җитми.
Бүгенге көндә подрядчыларга 5,13 миллиард сум акча күчерелгән. Татарстанның бары тик 6 районы гына программаны тулысынча төгәлләгән һәм подряд оешмалары белән тулы күләмдә исәп-хисап ясаган.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов капиталь ремонт буенча эшләрнең сыйфатсыз башкарылу очракларына игътибар юнәлтте. “Эшләрен начар башкарган подрядчыларның капиталь ремонт объектларында бүтән эзе дә булмасын”, - дип мөрәҗәгать итте Р.Миңнеханов түрәләргә.
“Янәсе, без кемнең эшли алуын, ә кемнең булдыксыз икәнен белмибез, - диде республика башлыгы. – Бездә подрядчылар базары да, эшләрлек кешеләр дә бар бит”.
Рөстәм Миңнеханов капиталь ремонт буенча барлык эшләрне 22 ноябрьгә кадәр төгәлләргә күрсәтмә бирде, ул көнне 2010 елгы капиталь ремонт программасы нәтиҗәләренә багышланган Хөкүмәт утырышы үткәрү күздә тотыла. “Без нәтиҗәләр ясыйбыз, “койрыклар” булмаска тиеш. Ваемсыз подрядчыларның эшчәнлеген тикшереп очына чыгарга, ә ышанычлыларын Хөкүмәт утырышына чакырырга кирәк”, - дип сүзен йомгаклады Татарстан башлыгы.
"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.