Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Виктор Черномырдин белән хушлашу мәрасимендә катнашты
04.11.2010Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә 3 ноябрьгә каршы төндә вафат булган Россия Хөкүмәтенең элеккеге Рәисе Виктор Черномырдин белән хушлашу мәрасимендә катнашты.
Рөстәм Миңнеханов Виктор Черномырдинның туганнары һәм якынннарының тирән кайгысын уртаклашты.
Соңрак, Виктор Степанович Черномырдинның элеккеге хезмәткәрләре белән аралашканда, Рөстәм Миңнеханов әлеге кешенең һәрвакытта да Россия язмышы белән яшәвен ассызыклады. Татарстан Президентының сүзләренә караганда, Черномырдин “ил тарихында олы миссия үтәде – илдәге тамырдан үзгәртеп корулар чорында ул киң колачлы икътисади реформаларны гамәлгә ашырудагы җаваплылык йөген үз өстенә алды”.
Виктор Черномырдин белән хушлашу мәрасимендә Татарстан Республикасыннан ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, «Татнефть» ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәһаутдинов, “Таттрансгаз” ААҖ генераль директоры Рәфкать Кантюков, Татарстан Республикасының Россиядәге Вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин катнашты.
ТР Президенты матбугат хезмәте.