Рөстәм Миңнеханов: нефть эшкәртү һәм нефтехимия заводлары комплексы югары өстәмә кыйммәмле продукция җитештерергә тиеш"

04.11.2010

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Камада Нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексы объектлары төзелеше буенча республика штабы утырышын үткәрде.

Утырыш Түбән Камада төзелеш штабында узды.

Рөстәм Миңнеханов утырышны ачканда, 26 октябрьдә Россия Президенты Дмитрий Медведевның Татарстанга визиты республика өчен истәлекле вакыйга булуын билгеләп узды. Россия Президенты эшләтеп җибәрү-көйләү режимында эш башларга старт биргән иде. Моның белән бәйле рәвештә Рөстәм Миңнеханов “Татнефть” ААҖ, “ТАНЕКО” ААҖ һәм башка подрядчы оешмалар җитәкчелегенә проект буенча җайга салынган эш өчен рәхмәт белдерде.

Аннары Татарстан Президенты утырышта катнашучылар алдына якын киләчәккә бурычлар куйды. “Бары тик төзелештән алып эшләтеп җибәрүгә кадәр юл үткән кеше генә башкарылган эшкә чынлап торып бәя бирә ала, - дип билгеләп үтте ТР Президенты. – Бүген без яңа бурычлар билгеләргә тиеш. Безнең өчен Нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексының табыш китерүе һәм югары өстәмә кыйммәтле продукция чыгаруы әһәмияткә ия.

Чираттагы этапка әзерекне бәяләү өчен ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – энергетика министры Илшат Фәрдиев, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхәутдинов һәм башка рәсми затлар комплекның төп объектларында булды, җибәрү-көйләү эшләре барышы белән танышты.

Төзелеш штабы утырышында Рөстәм Миңнеханов ике максатчан бурычны белдерде: тауар продукциясе чыгару, күкерт җитештерү өчен висбрекинг һәм вакуум корылмасын файдалануга тапшыру. ТР Президенты йөкләмәләрен гамәлгә ашыру өчен “ТАНЕКО” ААҖ хезмәтләре һәм подрядчы оешмалар кабул итә торган төгәл чаралар хакында Нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексы директоры Чыңгыз Халиков сөйләде. Ул перспективалы планнар, җибәрү-көйләү эшләре, проект өчен җиһазлар һәм материаллар белән тәэмин итү мәсьәләсе турында белдерде.

Рөстәм Миңнеханов утырышка нәтиҗә ясап, куелган бурычлар төгәл срокта үтәлергә тиеш дип ассызыклады.

ТР Президенты матбугат хезмәте, "ТАНЕКО" ААҖ матбугат хезмәте.