Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Алабуга" махсус икътисадый зонасына эшлекле сәфәр кылды
04.11.2010Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Алабуга муниципаль районында, “Алабуга” махсус икътисади зонасында эш сәфәрендә булды.
Рөстәм Миңнеханов “Алабуга” МИЗ территориясендәге төзелеш мәйданчыкларын карады, кайбер производстволарда булды.
Аерым алганда, ул “П-Д Татнефть-Алабуга Стекловолокно” производствосы белән танышты. Бу завод кичә, 3 ноябрьдә файдалануга тапшырылган иде. Проектка кертелгән гомуми инвестицияләр күләме 84,5 миллион еврода бәяләнә. Завод 300 эш урыны булдырырга мөмкинлек бирә. Сәфәр вакытында Рөстәм Миңнехановка проект уникаль һәм Россиядә аңа тиңнәр юк, дип белдерделәр. Биредә 1 кг продукция җитештерү өчен аз күләмдә энергия ресурслары сарыф ителә.
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов “МТЗ-ЕлАЗ” мәйданчыгын һәм “Алабуга” МИЗ территориясендәге башка проектларны да карады.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны эш сәфәрендә “ОЭЗ ППТ «Алабуга” ААҖ генераль директоры Василий Кудряшов, ТР Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү комитеты рәисе Тимур Шаһивәлиев, ТР икътисад министры Мидхат Шаһиәхмәтов, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхәутдинов озатып йөрде, дип хәбәр ителә ТР Хөкүмәте порталында.